Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган концерт

Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган концерт

Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган концерт

20.02.2018
Хөрмәтле журналистлар!
2018 елның 26 февралендә (18.30) Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә танылган шагыйрь Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган концерт була. Концертта танылган эстрада һәм театр артистлары башкаруында Әнгам Атнабаев шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый.
Катнашалар: Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның халык артистлары Дания Нуруллина һәм Хәлим Җәләй, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Татарстанның халык артистлары Бәширә Насыйрова, Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров,Марсель Вәгыйзов, Айгөл Бариева, Раил Садриев, Илназ Баһ; Гүзәл Минакова, Илсөя Бәдретдинова, Чулпан Йосыпова, Алмаз Мирзаянов, Арслан Сибагатуллин һ.б.
Сценарий авторы һәм режиссер –Зәмирә Рәҗәпова.

Татар дәүләт филармониясе «Татар информ» агентлыгы һәм «Тәртип» радиосы белән берлектә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган флэшмоб та оештырды. Аның барышын  интернетта – социаль челтәрләрдә #atnabay#атнабай хэштегы белән күзәтергә мөмкин.
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей