2018 елның 11 октябрендә (пәнҗешәмбе) 10 сәгатьтә Казанның Киндери татар зияратында Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова каберенә таш куелачак.

2018 елның 11 октябрендә (пәнҗешәмбе) 10 сәгатьтә Казанның Киндери татар зияратында Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова каберенә таш куелачак.

2018 елның 11 октябрендә (пәнҗешәмбе) 10 сәгатьтә Казанның Киндери татар зияратында Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова каберенә таш куелачак.

05.10.2018
өрмәтле журналистлар!
2018 елның 11 октябрендә (пәнҗешәмбе) 10 сәгатьтә Казанның Киндери татар зияратында Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова каберенә таш куелачак.
11 октябрьдә 9 сәг.20 минутта Татар филармониясе  яныннан зияратка автобус кузгала. Җыелу вакыты – 9.00.
Җырчының кабере зияратның 31 участогында урнашкан (1236нче номерлы урын).
Сезне таш куюда катнашырга чакырабыз.
Наҗия Габдрахман кызы Теркулова  2016 елның 15 октябрендә Казанда вафат булды.

    Теркулова Наҗия Габдрахман кызы (25.08.1929 – Әстерхан шәһәре-15.10.2016 – Казан), җырчы, Татарстанның халык артисты (1982).
1957 елда ул Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Е. А. Абросимова классы) тәмамлый һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә җибәрелә.
1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты булып катнаша. 1958 елда Мәскәүдә эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсында катнашып дипломант исеменә лаек була һәм СССР мәдәният министрлыгының мактау гармотасы белән бүләкләнә.  
         1959 елда ул Абай исемендәге Казах дәүләт академия опера һәм балет театрында (Алма-Ата) солист итеп чакырыла. Биредә ул Тлендиевның «Алтын таулар», Просиловскийның «Кыз, җибек» операларын сәхнәләштерүдә катнаша. Шулай ук казах радиосының эстрада оркестры белән чыгыш ясый.
1962-1965 елларда ул Калинин өлкә академия филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясендә солист-вокалист була, 1964-1965 елларда – Москонцерт оештырган концертларда катнаша.
1966 елда ул Татарстан мәдәният минситрлыгы чакыруы буенча Казанга әйләнеп кайта,үз эшчәнлеген  филармония әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә дәвам итә. Җырчыны гастрольләр белән бай, иҗади тормыш үзенә тарта.Ул Татарстан сәнгать осталарының Мәскәү, Ленинград, Уфа һәм башка шәһәрләрдә узган концертларында катнаша. Татар сәнгате эшлеклеләре делегациясе составында Монголиядә гастрольдә була.
Югары башкару осталыгына ия булуы Н. Теркуловага данлыклы дирижерлар: Н.Рахлин, О.Лундстрем, Г.Гаронян һәм башкалар җитәкчелегендәге оркестрлар, В.Мецирин җитәкчелегендәге электр музыка уен кораллары ансамбле белән бергә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә.
Җырчы кайда гына булмасын, ул һәр җирлекнең нечкәлекләрен, зәвыген, рухын тоеп, отып ала. Аның репертуарын башка бик күп милләт композиторларының әсәрләре бизи. Ә татар композиторларының җырларын ул аеруча бер җылылык, эчкерсезлек белән башкара. «Беренче мәхәббәт» (С.Садыйкова көе,Ә.Рәшит сүз.), «Йолдызлы кичтә» (Җ.Фәйзи көе), «Оныта алмыйм» (Р.Яхин көе, М.Ногман сүз.),  «Яшьлек вальсы» (З.Хәбибуллин көе, М.Хөсәен сүз.), «Җырлама син, иркәм» (М. Мозафаров көе, А.Пушкин сүз.), “Былбыл” (Л.Хәмиди көе, Г.Әхмәтҗанов сүз.), «Өзелгәнсең сиреньнән» (Н.Җиһанов көе, С.Хәким сүз.), «Яшьләр вальсы» (З.Хәбибуллин көе) һәм башка җырларның беренче башкаручысы була.Аның башкаруында яңгыраган бик күп җырлар татар музыкасының алтын фондына керделәр.
Филармониядә озак еллар эшләп 1991 елда лаеклы ялга чыккач та, ул иҗади эшчәнлеген туктатмады. Төрле мәдәни чараларда, концертларда актив чыгыш ясады.
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей