Татар халкының бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның арабыздан китүенә быел – 16 гыйнварда 3 ел булды

Татар халкының бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның арабыздан китүенә быел – 16 гыйнварда 3 ел булды

Татар халкының бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның арабыздан китүенә быел – 16 гыйнварда 3 ел булды

16.01.2022
Татар халкының бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның арабыздан китүенә быел – 16 гыйнварда 3 ел булды, шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе аның каберен зиарат кылуны оештырды. Чарада Татар дәүләт филармониясе артистлары һәм сәхнә ветераннары катнашты. Илһам Гыйльметдин улының рухы шат, каберен нурлы булсын. Яраткан җырчыбызның моңы, җырлары безнең күңелләребездә яши.

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы (хәзер Тукай районы) Яңа Бүләк авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туа. 1954 елда  Сарман районының Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлый. 1954 елда  Казан музыка училищесына укырга керә. 1955 елда, училищеда бер ел укыганнан соң, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, классиканы бердәй оста башкаручы сәләтле җырчыны Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына, Е.А.Амбросимова һәм З.Г.Байрашева классына кабул итәләр. 1960 елда  консерваторияне тәмамлый.

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1960 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә солист буларак  кабул ителә һәм аңа 59 ел гомерен багышлый. Филармониядә ул 1960 елдан – җырчы, 1992–2012 елларда – сәнгать җитәкчесе һәм сәнгать советы рәисе булып эшли, 2012–2019 елларда музыка бүлеген җитәкли. Сәнгать җитәкчесе буларак, күпсанлы эстрада концертлары программаларын төзи,  вакытлы матбугатта филармония һәм күренекле сәнгать әһелләре турында мәкаләләр бастыра, татар музыка сәнгатен пропагандалау буенча зур эш башкара.

Илһам Шакиров миллионлаган җыр тыңлаучыларның мәхәббәтен яулый, үз халкының яраткан җырчысына әйләнә. Җир шарына сибелеп  яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче, татар моңын хәтта бер генә татар җырчысы да аяк басмаган чит җирләргә кадәр ирештергән  каһарман җырчы ул. Концертлары, гастрольләрдәге чыгышлары, радио һәм телевидениедә башкарган, грампластинкаларга язылган җырлары белән Илһам Шакиров бөтенхалык мәхәббәтен казана.
2002 елдан башлап Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы Илһам Шакировның туган көненә багышланган бәйрәм концертлары уздыра һәм бу күркәм традиция бүгенге көнгәчә дәвам итә. 2017 елга кадәр әлеге бәйрәм концертларында Илһам Шакиров үзе катнаша.

2003 һәм 2005 елларда оештырылган «Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге халыкара конкурсы»ның жюри рәисе булып И.Г. Шакиров үзе тора.
Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында озак авырудан соң вафат була, хушлашу мәрәсиме 18 гыйнварда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үткәрелә, Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә җеназа намазы укыла. Бөек җырчы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратының үзәк аллеясында җирләнә.
2019 елның 19 декабрендә Илһам Шакировның илле елга якын кулланган шәхси рояле филармониягә тапшырыла.
2019 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Казан Экспо» күргәзмә комплексы концерт залына Илһам Шакиров исеме бирелә, биредә 26 апрельдә – Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган беренче бәйрәм концерты уза.
2019 елда Казанның Киров районындагы «Салават күпере» торак комплексында Илһам Шакиров проспекты барлыкка килә.
2020 елда Хөкүмәтебез һәм Татар дәүләт филармониясе тарафыннан Илһам Шакиров яшәгән йорт (Николаев урамы, 5 йорт) диварына аның истәлегенә мемориаль такта эленә, каберенә истәлек ташы куела (авторлары – сынчы Фәнил Вәлиуллин).

Мактаулы исемнәре, бүләкләре: ТАССРның (1964), РСФСРның (1974), атказанган артисты, ТАССРның (1969), Каракалпакстан АССРның (1981),  РСФСРның (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970), Казан шәһәренең һәм Сарман районының шәрәфле гражданы (2006), «Халыклар дуслыгы» ордены (1986), «Алтын аполлон» бүләге (2000) иясе, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре» өчен орденының беренче кавалеры (2005), Россиянең «Лучшие люди России» дип исемләнгән югары иҗтимагый бүләге иясе.


Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей