Файзрахманов Айдар Фатхрахманович

Вазифа: Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе

1955 елның 30 гыйнварында Татарстанның Арча районы Урта Бирәзә авылында туган

Җырчы, музыкант

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе
Фольклор музыкасы ансамбленең җитәкчесе булганчы Айдар Фәйзрахманов зур иҗат юлы уза. Опера театры солисты, эстрада җырчысы, педагог, телевидениедә музыкаль тапшырулар алып баручы буларак аның исеме Татарстанда һәм республикабыздан читтә дә билгеле. А.Фәйзрахманов җыр, музыка сәнгате өлкәсендә зур пропаганда алып баручы, эстрада җырларын да, фольклорны да бердәй камил башкаручы җырчы. Казан дәүләт педагогика институтын (1976 ел) һәм Казан дәүләт консерваториясен (1981 ел) кызыл диплом белән тәмамлагач, Айдар Фәтхрахман улын М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына солист-вокалист итеп эшкә чакыралар. 1981-1983 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң ул яңадан театрга әйләнеп кайта. Опера театрында эшләгән елларында операларда һәм музыкаль спектакльләрдә күп кенә катлаулы партияләр башкара. Татар эстрадасында Айдар Фәйзрахманов тальянда, курайда, баянда уйнап җырлавы, күп кенә онытылган татар җырларына яңа сулыш өреп, аларны тыңлаучыга җиткерүче җырчы булып таныла. 2002 – 2012 елларда Айдар Фәйзрахманов «Яңа гасыр» телеканалының иң югары рейтинглы тапшыруларының берсе булган «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бара. Казан федераль университеты профессоры Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов татар сәхнәсе өчен талантлы җырчылар укытып чыгарган мәгаллим дә. 2002 елда Татар филармониясе чакыруы буенча Айдар Фәйзрахманов Фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшкә килә. Бу эштә аңа күп еллык артист тәҗрибәсе, музыка, вокал, сәхнә осталыгы белеме дә ярдәм итә. Таланты, үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге, тырышлыгы, энтузиазмы, бихисап уен коралларында виртуозларча уйнау осталыгы барәбәренә Айдар Фәтхрахман улы ансамбльне кыска гына вакыт эчендә дөньяның барлык почмакларында күрсәтерлек камил, профессионал коллективка әверелдерә. Ансамбль чыгышлары – техник яктан, эчтәлек, форма һәм стиль ягыннан гаять камил чыгышлар. Айдар Фәйзрахмановның татарлар яшәгән чит төбәкләрдә, Татарстан авылларында язып алынган, безнең көннәрдә аз яңгыраган җырларда, көйләрдә җитешмәгән ноталарны табып, әлеге «табылдыкларны» камил сәхнә әсәре итеп эшкәртеп тыңлаучыга җиткерү осталыгына сокланырлык. Музыка өлкәсенә гадәти булмаган стиле белән килеп кергән, һәр артисты берьюлы вокал, бию, музыка уен коралларында уйнау осталыгына ия булган Фольклор музыкасы ансамбле репертуарында Айдар Фәйзрахманов табып эшкәрткән андый әсәрләр бихисап. Бүген Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле – Татар филармониясенең генә түгел, Татарстан Республикасының музыкаль «визит карточкасы». Татар халкының бай музыкаль мирасын туплап саклау максатында, Айдар Фәйзрахманов фольклор музыкасы җәүһәрләреннән торган «Онытырга мөмкин түгел» дип аталган ике томлык китап бастыра, үзе иҗат иткән җырлардан «Яшәү барыбер кызык» җыентыгы туплый. Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахмановның иҗаты «Татарстанның атказанган артисты» (1989 ел), «Татарстанның халык артисты» (1996 ел), «Россиянең атказанган артисты» (2009 ел) мактаулы исемнәре, Россия Президентының Рәхмәт хаты (2014 ел), Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының мактау грамотасы, «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале белән билгеләнгән. Исеме «Казан шәһәре горурлыгы» энциклопедиясенә кергән. Россиянең мәдәни мирасын Кырым Республикасында пропагандалауга керткән өлеше өчен 2014 елның 21 мартында Севастопольдә аңа Россия Федерациясе мәдәният министры В.Р.Мединскийның Рәхмәт хаты тапшырыла. «ТЮРКСОЙ» Халыкара оешмасы белән актив хезмәттәшлеге, төрки мәдәниятне дөньяның төрле кыйткаларында лаеклы күрсәтүе, «Казан – төрки дөньяның мәдәни мәркәзе» проектында актив катнашуы өчен Айдар Фәйзрахманов 2014 елда «ТЮРКСОЙ»ның генераль секретаре Д.К.Касеиновның Рәхмәт хаты һәм «ТЮРКСОЙның 20-еллыгы» юбилей медале белән бүләкләнә.
Фотосурәтләр

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз