Нуруллин Кадим Назырович

Вазифа: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры
1975 елның 2 июлендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туган. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Хезмәт юлын Буа районында кино күрсәтүче булып башлый. 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына администратор булып эшкә килә. Соңрак баш администратор вазыйфасына күчерелә.Үзен талантлы оештыручы буларак күрсәтә һәм, озак та үтми, аны директор урынбасары итеп билгелиләр. 2003 елның 3 декабрендә Кадим Назыйр улы Нуруллин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә директор итеп билгеләнә.
Филармониягә эшкә килгән беренче көннәреннән үк яңа лидер Татарстан хөкүмәтенең игътибарын филармония проблемаларына юнәлтүгә ирешә. Хөкүмәт һәм иганәчеләр ярдәме белән тиз арада административ бинада төзекләндерү эшләре башкарыла, филармониягә Концерт залы итеп тапшырылган Киров исемендәге мәдәният сарае бинасына заманча реконструкция ясала. Затлы, зиннәтле кимәлдә бизәлгән, 605 тамашачы сыйдырышлы концерт залы булган бина, Татарстан һәм Россия башкаручыларының, якын һәм ерак чит илләрдән гастрольгә килгән артистларның игътибарын бик тиз җәлеп итә. Бина проблемасы белән беррәттән транспорт проблемасы да чишелә. Филармониянең концерт эшчәнлегендә яңа – ерак һәм якын чит илләр, Россия шәһәрләренең иң яхшы коллективлары, солистлары белән хезмәттәшлеккә корылган этап башлана, гастрольләр географиясе киңәя. Татарстан Республикасы симфоник оркестры даими рәвештә Россиянең зур шәһәрләрендә чыгышлар ясый башлый, Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелендәге Халык уен кораллары оркестрының Татарстан шәһәрләре һәм Россия төбәкләренә гастрольләре арта, коллектив Көньяк Корея, Болгария, Италия, Германия, Португалиядә узган Халыкара конкурсларда җиңү яулый. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле ун ел эчендә концертлар белән Россиянең барлык регионнарын йөреп чыга, милләттәшләребез яшәгән кырык илдә чыгышлар ясый. Җитәкчелеккә Кадим Нуруллин килгәч Татар филармониясе шәһәрнең иң популяр тамаша мәйданнарының берсенә әверелә. Концерт залы алдынгы ут һәм тавыш көчәйтү техникасы, сәхнәдәге чыгышларның тәэсирен көчәйтүче зур экран белән тәэмин ителә. Иҗади коллективларга профессионал башкаручылар туплануы, зәвыкълы интеръер, профессионал менеджмент, игътибарлы персонал – болар барысы да җитәкченең алдынгы фикерлелеге һәм профессиональлеге хакында сөйләүче факторлар. Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе – Россиянең иң уңышлы эшләүче концерт оешмаларының берсе. Филармония канаты астында дүрт зур иҗат коллективы: Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстан Республикасының Филармония джаз-оркестры, Филармония музыкаль-әдәби лекторие эшли. Татар, рус, чит ил музыкасының төрледән-төрле жанрларын пропагандалауда әлеге коллективларның өлеше гаять зур. Елдан ел кызыклырак программалар төзелә, башкару осталыгы арта. Коллективларга иҗат итәр өчен барлык шартлар да тудырыла. Кадим Назыйр улы Нуруллин Татар филармониясен дөньякүләм аренага чыгару өчен күп көч куя. Бу максаттан күп санлы Рәсәй һәм Халыкара дәрәҗәдәге фестивальләр оештырыла. Казанның 1000-елллыгына һәм легендар җырчы Илһам Шакировның 70 яшьлегенә багышлап уздырылган татар җырын башкаручыларныңхалыкара конкурсы (2005 ел), II Халыкара «Җанлы татар музыкасы» фестивале (2005 ел), Натан Рахлин исемендәге музыка фестивале ((2006-2007), халык уен коралларында уйнаучыларның «Халык көйләре» бөтенроссия конкурс-фестивале (2006 елдан алып), «Джазлы Казан» (2014 елдан), Россия һәм дөньякүләм билгеле сәхнә йолдызларын берләштергән «Филармониада» (2008 елдан) фестивальләре шундыйлардан. Җентекләп уйланган репертуар сәясәте, Россиянең һәм чит илләрнең атаклы дирижёрлары, солистлары, профессионал башкаручылар белән хезмәттәшлек итү – болар барысы да залга тамашачыны җәлеп итү өчен эшләнә һәм үзен аклый. Филармониянең 40% тамашачысы – балалар һәм яшүсмерләр. Биредә яшь буын өчен узучы чаралар һәрчак камиллек, югары профессиональлек белән аерылып торалар. Татар дәүләт филармониясе 2007 елда Россия концерт оешмалары берлеге әгъзасы булып теркәлә. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өченКадим Назыйр улы Нуруллин Татарстан Республикасы хөкүмәте грантына ия була, күпсанлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Фотосурәтләр

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз