Сураев Евгений Алексеевич
1949 елның 7 октябрендә Казан шәһәрендә туа
Амплуа: баянчы
1968 елда Казан музыка училищесын (баян бүлеге) тәмамлый. Училищеда уку елларында ук Әгерҗе балалар музыка мәктәбендә укыта. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1970–1973 елларда Химиклар мәдәният сараенда, 1973–1974 елларда Татпрофсоюз үзешчән сәнгать үзәге йортында методист вазыйфасын башкара.
1974–1984, 1986–1988 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә концертмейстер булып эшли. Филармониядә эшләү елларында ул үзен эшенең бөтен нечкәлекләрен тоеп эшләүче талантлы музыкант, аккомпаниатор буларак таныта. Ул бик күп күренекле сәхнә осталары белән бергә чыгыш ясый.
1984–1988 елларда Ульян өлкә филармониясе чакыруы буенча «Венец» вокал-инструменталь ансамблендә музыкант була. 1988 елда Казанга кайтып, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә директор, 1990–2001 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең директор урынбасары булып эшли. Филармония администрациясендә эшләгәндә ТР дәүләт халык уен кораллары оркестрының 1995 елда булган чит илләргә – Австрия, Германиягә булган гастрольләрен һәм башка коллективларның чыгышларын оештыруда үзеннән зур өлеш кертә.
Фотогалереяне карау