Фестивальләр

Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале

Ежегодно в ноябре

1. Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале беренче тапкыр 2015 елда оештырылды 2. Ноябрь аенда традиция буларак өч уникаль концерт үткәрелә 3. Чараның төп максаты – татар музыка сәнгатен үстерү hәм пропагандалау, мәшhүр композиторның милли чикләргә генә бикләнмәгән, дөньякүләм биеклеккә ия булган бай иҗади мирасын тыңлаучыга тәкъдим итү 4. . Фестиваль югары сәнгать өлкәсендә танылган башкаручыларны җәлеп итә, яшь талантларның профессиональ үсешенә уңай йогынты ясый 5. Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале «ЯХИН-ГАЛА» йомгаклау концерты белән тәмамланачак Фестиваль турында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырылган Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале 2015 елда барлыкка килде. Чараның төп максаты – татар музыка сәнгатен үстерү hәм пропагандалау, мәшhүр композиторның милли чикләргә генә бикләнмәгән, дөньякүләм биеклеккә ия булган бай иҗади мирасын тыңлаучыга тәкъдим итү. Фестиваль югары сәнгать өлкәсендә танылган башкаручыларны җәлеп итә, яшь талантларның профессиональ үсешенә уңай йогынты ясый. Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале «ЯХИН-ГАЛА» йомгаклау концерты белән тәмамланачак. Рөстәм Яхин турында Мәшhүр композитор Рөстәм Яхин иҗаты халкыбызның музыкаль-эстетик зәвыгын тәрбияләүдә, аның милли-патриотик, фәлсәфи-музыкаль фикерләвен үстерүдә гаять зур роль уйный. Композиторның милли музыка сәнгатен үстерүгә hәм аны пропагандалауга керткән өлеше игътибарга лаек. Рөстәм Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә зур өлеш кертә. Ул күренекле камера–вокаль һәм камера–инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Камера–инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Ул татар фортепиано осталыгы үсешенә зур көч куя, профессиональ белеме булган беренче татар композиторы һәм концертлар бирүче пианист була. Хәзер Р.Яхин фортепиано әсәрләре татар пианистлары репертуарының алтын фондын тәшкил итә. Рахманинов, Чайковский, Европа романтиклары традицияләренә нигезләнеп, Яхин татар музыка сәнгате мөмкинлекләрен киңәйтте hәм аның бай образлар дөньясын тудырды. Мәшһүр композитор Рөстәм Яхин иҗатында музыка белән поэзиянең гаҗәеп дәрәҗәдә бербөтен булып үрелүе бар тулылыгы, матурлыгы белән ачыла. Татар шагыйрьләренең шигырьләре милли сәнгатьне үстерүгә камил җирлек булса, ул, үз чиратында, татар поэзиясен, татар шагыйрьләренең әсәрләрен мәңгеләштереп яңгырата.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз