Коллективлар

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры 1993 елдан алып филармония составында эшләп килә. Оркестрны абруйлы дирижер, Россиянең халык, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Петр фән һәм сәнгать Академиясе академигы, профессор Анатолий Шутиков җитәкли.


Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры

Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры 2011 елның 1 гыйнварыннан башлап эшләп килә. Бу коллектив Виктор Деринг җитәкләгән ТР Дәүләт кинематография оркестры һәм ТР Дәүләт эстрада-симфоник оркестры нигезләрендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, танылган дирижер, тәҗрибәле джаз белгече Анатолий Василевский җитәкчелегендә оештырылды.


Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле

Бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстанның “визит карточкасы” булган Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 1999 елда оештырылды.


Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие

Әдәби-музыкаль лекторий дөньякүләм танылган классик музыканы пропагандалау белән беррәттән, рус һәм татар профессиональ композиторларының, шагыйрьләрнең әсәрләрен, шулай ук халык иҗатын тамашачыга җиткерү буенча зур эшчәнлек алып бара. Озак еллар дәвамында биредә республикабызның күренекле сәнгать осталары иҗат итә.


Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз