TATAR СҮЗЕ - 2022

TATAR СҮЗЕ конкурсы

Для сайта 1924-1024.jpg




Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең

«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе турында

нигезләмә

1.     Гомуми нигезләмәләр

1.1.    Әлеге Нигезләмә татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесен (алга таба – Бәйге) оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.

1.2.    Бәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (алга таба – Комиссия) ярдәме белән уздырыла.

1.3.    Бәйгене оештыручы – «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе (алга таба – Оештыручы).

2.     Бәйгенең максатлары һәм бурычлары

2.1.        Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәнү максатларында уздырыла.

2.2.        Бәйгенең бурычлары:

-         татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, аларның үсешенә ярдәм итү;

-         татар халкының бай тарихи-мәдәни казанышы буларак, татар классик әдәбиятын пропагандалау;

-         татар әдәбиятына карата кызыксыну уяту;

-         талантлы нәфис сүз осталарын барлау һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстеререгә ярдәм итү;

-         башкару осталыгын камилләштерү өчен шартлар тудыру, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү.

3.     Жюри

3.1.        Комиссия тарафыннан 9 (тугыз) кешедән торган жюри төзелә, ул мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге белгечләрдән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән тора. Жюри составына рәис, рәис урынбасары, җаваплы сәркәтип һәм жюри әгъзалары керә.

3.2.    Жюри утырышында кимендә 5 (биш) әгъза катнашса, ул тулы хокуклы дип санала.

3.3.    Жюри карарлары коллегиаль кабул ителә. Тавышлар (баллар) саны тигез булганда, жюри рәисенең тавышы хәлиткеч була.

4.     Бәйгедә катнашучылар

4.1.    Бәйгедә катнашуга яшь ягыннан чикләүләр юк.

4.2.    Бәйгедә катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә:

а) 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар;

б) 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар;

в) 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар;

г) үз шигырьләрен сөйләүчеләр – 15 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар;

д) профессиональ катнашучылар – театр, кино, концерт оешмалары артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар һ.б;

е) шигъри гаилә (гаилә белән чыгыш ясаучылар).

         4.3. Узган бәйгенең I премия лауреатлары, яңа бәйгеләрдә катнашсалар да, өч бәйге дәвамында җиңү яулый алмыйлар.

5.    Бәйгенең номинацияләре

5.1.    Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

а) шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр);

б) проза;

в) мәсәл.

5.2.        Һәрбер номинациядә һәр категория өчен 3 (өч) премия карала (әлеге Нигезләмәнең 4.2 пунктындагы «а» – «в» пунктчалары):

10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:

I урын – 30 000 (утыз мең) сум

II урын – 25 000 (егерме биш мең) сум

III урын – 20 000 (егерме мең) сум.

11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:

I урын – 45 000 (кырык биш мең) сум

II урын – 35 000 (утыз биш мең) сум

III урын – 25 000 (егерме биш мең) сум.

18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында:

I урын – 50 000 (илле мең) сум

II урын – 40 000 (кырык мең) сум

III урын – 30 000 (утыз мең) сум.

5.3.        Үз шигырьләрен сөйләүчеләр – 15 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар (әлеге Нигезләмәнең 4.2 пунктындагы «г» пунктчасы) өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы 3 (өч) премия карала:

I урын – 90 000 (туксан мең) сум

II урын – 70 000 (җитмеш мең) сум

III урын – 50 000 (илле мең) сум.

5.4.        Профессиональ катнашучылар (әлеге Нигезләмәнең 4.2 пунктындагы «д» пунктчасы) өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы 3 (өч) премия карала:

I урын – 100 000 (йөз мең) сум

II урын – 80 000 (сиксән мең) сум

III урын – 70 000 (җитмеш мең) сум.

5.5.        Шигъри гаилә (әлеге Нигезләмәнең 4.2 пунктындагы «е» пунктчасы) өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы 3 (өч) премия карала:

I урын – 100 000 (йөз мең) сум

II урын – 80 000 (сиксән мең) сум

III урын – 70 000 (җитмеш мең) сум.

6.     Бәйге эшләренә таләпләр

6.1.    Бәйге татар телендә үткәрелә.

6.2.    Бәйгедә катнашучылар барлык номинацияләр (шигърият, проза, мәсәл) буенча бәйге эшләре тәкъдим итәргә мөмкин.

6.3.    Бәйге эше яттан сөйләнгән монолог яки диалог рәвешендә әдәби әсәрне бәян итүдән гыйбарәт чыгыш булырга тиеш.

6.4.    Катнашучының чыгышы музыкаль бизәлешле булуы хуплана.

6.5.    Бәян ителә торган әдәби әсәр катнашучының яшенә туры килергә тиеш.

6.6.    Чыгыш ясау вакыты 5 (биш) минуттан артмаска тиеш.

7.     Бәйгене оештыручының вәкаләтләре

         Оештыручы:

         тапшырылган эшләрнең Бәйге таләпләренә туры килүен, Бәйгедә катнашучыларның Бәйге таләпләрен үтәвен тикшереп тора;

Бәйге документациясен алып бара;

жюри эшен тәэмин итә;

Комиссиягә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына Бәйге үткәрү барышы турында оператив мәгълүмат бирә;

Бәйгенең Гала-концертын үткәрүне оештыра.

Бәйгедә катнашучы үзе җибәргән шәхси (персональ) мәгълүмат, оештыручы өчен аның шәхси мәгълүматларын куллануга ризалыгы булып санала.

Катнашучы тарафыннан җибәрелгән видеоматериаллар һәм аның Гала-концерттан чыгышы тулысынча оештыру тарафыннан үз максатларында файдаланыла ала.

8.     Бәйгене үткәрү һәм аңа йомгак ясау тәртибе

8.1.    Бәйге ике этапта уздырыла һәм Гала-концерт белән төгәлләнә.

8.2.    Бәйге эшләрен сайлап алу шарты катнашучыларның башкару осталыгыннан (актерлык осталыгы, дикция һ.б.), шулай ук чыгышның (шул исәптән костюмның, реквизитның, музыкаль бизәлешнең) оригиналь булуыннан гыйбарәт.

8.3.    Беренче этап (сайлап алу этабы) барышында Бәйгедә катнашучылар Бәйге эшләрен видеоязма рәвешендә электрон форматта tatarsuze@tatfil.ru электрон почта адресына яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрәләр. Бәйге эшенә Бәйгедә катнашучының визит карточкасы (контакт белешмәләре) кушып бирелергә тиеш. (Электрон җайланмада катнашучының фамилиясе, исеме, шәһәре (районы), яше, башкарылачак әдәби әсәрнең исеме һәм авторы күрсәтелгән булуы шарт).

8.4.    Бәйге эшләре беренче этапта 2021 елның 15 декабренә кадәр (15 декабрьне дә кертеп) кабул ителә.

8.5.        Икенче этап барышында жюри тапшырылган Бәйге эшләрен карый һәм тиешле категорияләр һәм номинацияләр буенча Бәйгедә җиңүчеләр турында ачык тавыш бирү юлы белән карар кабул итә. Жюри карары беркетмә белән рәсмиләштерелә. Моннан тыш, Бәйгенең икенче этабында жюри Гала-концертта күрсәтеләчәк Бәйге эшләрен билгели.

8.6.    Бәйгенең икенче этабы 2022 елның 5-10 февраленә кадәр уздырыла.

8.7.    Жюри бернинди дә призлы урыннар бирмәскә яки аерым номинацияләр һәм катнашучылар категорияләре буенча берничә призлы урыннар бирергә хокуклы.

8.8.    Жюри, премиягә бирелгән финанслау кысаларында, берничә җиңүче әзерләгән остазга акчалата премия бирергә хокуклы.

8.9.    Жюри катнашучының җиңмәү сәбәпләре турында аңлатмалар бирми һәм аның карары кабаттан тикшерелми.

8.10.   Бәйгедә катнашып, җиңү яуламаган катнашучыларга Рәхмәт хатлары юллана.

8.11.   Оештыручы Бәйгенең йомгаклары турында Комиссиягә хәбәр итә.

8.12.   Бәйгедә җиңүчеләр турында мәгълүмат Оештыручының рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырыла һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басыла.

8.13.   Бәйгенең Гала-концерты Халыкара туган тел көнендә – 21 февральдә үткәрелә.

8.14.   Бәйгедә җиңүчеләр Гала-концертта бүләкләнә.

9.     Йомгаклау нигезләмәләре

9.1. Бәйгедә җиңүчеләргә акчалата премияләр Бәйгегә бирелгән акчалар исәбеннән түләнә.

9.2. Оешмалар һәм предприятиеләр Бәйгедә катнашучыларга махсус бүләкләр һәм премияләр бирергә мөмкин.

9.3. Әлеге Нигезләмәдә күрсәтелмәгән мәсьәләләр, Комиссия рәисе белән килештерелеп, Оештыручы тарафыннан хәл ителә.

____________________

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның

«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең

ЖЮРИ СОСТАВЫ

1.               

Фәйзрахманов

Айдар Фәтхрахман улы

жюри рәисе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (килешү буенча)

2.               

Гыйләҗев

Искәндәр

Аяз улы

жюри рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты (килешү буенча)

3.               

Мөхәммәтшин

Рүзәл

Фәиз улы

жюриның җаваплы сәркәтибе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире, шагыйрь, драматург, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (килешү буенча)

4.               

Салихов

Данил Хәбибрахман улы

драматург, прозаик, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (килешү буенча)

5.               

Фатыйх Котлы

тәрҗемәче, Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән беренче төрек. Филология фәннәре кандидаты.

6.               

Фоат

Галимулла улы Галимуллин

КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (килешү буенча)

7.               

Гарипова

Илсөяр

Вазыйх кызы

шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (килешү буенча)

8.               

Кыямов

Илдар Әгъләметдин улы

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы, «Манзара» тапшыруының баш мөхәррире (килешү буенча)

9.               

Резедә

Нурислам кызы

Сәләхова

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (килешү буенча)

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз