А.И.Шутиковтан бүләк
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тагын бер кыйммәтле экспонатка баеды: күренекле дирижёр, Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолоий Иванович Шутиков үзенең портретын музей фондына бүләк итте.
Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ - 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнүгә бер айдан азрак вакыт калып бара.
Бәйгедә катнашучылар 1600 000 сумлык приз фонды өчен көрәшәчәк.
Филармония лекторие 75 еллыгын бәйрәм итте!
2021 елның 18 апрелендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие оешуга 75 ел тулуга багышланган тантаналы концерт булды.
Татар филармониясе бакчасында Анатолий Василевскийның исемле агачы утыртылачак!
2020 елның 1 октябрендә Татар филармониясе бакчасында истәлек агачы утыртылачак.
Башлана – 11.00 сәгатьтә.

Котлыйбыз!
Бүген – 15нче июльдә халкыбызның яраткан җырчысы, педагог, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык артисткасы Римма Мөбарәкҗан кызы Ибраһимовага 70 яшь тулды!
Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә ханым вафат
Озакка сузылган каты авырудан соң, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә Габделхәй кызы Фәйзрахманова вафат булды. 2020 көзендә ана 60 яшь туласы иде. . . Мәрхүмәне бүген Арча районы Урта Бирәзә авылында җирлиләр.
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Урыны җәннәттә булсын. . .

15 июнь - Әлфия Авзалованы искә алу көне. . .
2020 елның 15 июнендә татар халкының легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың вафатына 3 ел тула. Бу көнне 13 сәгатьтә җырчының якыннары, сәхнәдәшләре, җыр сөючеләр Казанның Яңа Татар бистәсе зиратындагы кабере янында истәлекләр белән уртаклашачаклар, җырчы рухына дога кылачаклар.
15 июнь - Әлфия Авзалованы искә алу көне. . .
Котлыйбыз!
Бүген - 14 июньдә, гомере буе Татар дәүләт филармониясендә эшләгән талантлы музыкант, Татарстанның атказанган артисты Ирек Галимовның тууына 75 ел тулды.
Профессор Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗановка 90 яшь тулды!
Бүген – 10 майда күренекле музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗановка 90 яшь тулды!

УСМАН ӘЛМИЕВ
УСМАН ӘЛМИЕВ.
«Җырлыйк әле» тапшыруы авторы, Татарстанның атказанган артисты, Татар филармониясе ветераны Нәҗип Бәдретдинов, тапшыруны төшерү дәверендә кабатланмас видеоархив туплаган. Ул архивта күренекле шәхесләр турында бихисап хатирәләр бар.

РӘШИТ ГОБӘЙДУЛЛИН
РӘШИТ ГОБӘЙДУЛЛИН
Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдиновның “Җырлыйк әле” тапшыруы архивыннан тагын бер истәлекле язма.
Җырчы, Татарстанның атказанган артисты, гаҗәеп баритон тавыш иясе Рәшит Габдрахман улы Гобәйдуллин Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты буларак, төрле төбәкләрдә гастрольләрдә була, аның данын үстерүгә үз өлешен кертә. лангыч җыр...