Филармония лекторие 75 еллыгын бәйрәм итте!

Филармония лекторие 75 еллыгын бәйрәм итте!

Филармония лекторие 75 еллыгын бәйрәм итте!

20.04.2021
2021 елның 18 апрелендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие оешуга 75 ел тулуга багышланган тантаналы концерт булды.

 Лекторий оештыру турындагы беренче рәсми документ 1945 елның 16 августында теркәлгән. Димәк филармонияңең иң олпат коллективының тарихын әлеге көннән исәпләргә нигез бар. Лектрийны оештыру идеясын Җәүдәт Фәйзи әйткән. Музыкаль-әдәби лекторийның максаты – киң катлам тамашачыларга классик музыканың югары үрнәкләрен, әдипләрнең әсәрләрен җиткерү, тамашачыларда сәнгати зәвык тәрбияләү.

Тантаналы кичәдә ясаган чыгышында  Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова: «Музыкаль-әдәби лекторий зур, тарихи юл узган, беркайчан да кыйбласыннан тайпылмаган, халыкка югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәрләрен җиткерүдә зур эш башкарган коллектив. Бүген бу сәхнәдә мэтрлар белән бергә яшь, талантлы башкаручылар да чыгыш ясый. Димәк –  коллектив гел алга бара.  Безнең чор музыка дөньясында үз урыны булган, заман белән бергә атлаган коллективка уңышлар телим», – дигән сүзләр әйтте. Ирада Аюпова Лекторий артистларына дәрәҗәле бүләкләр дә тапшырды.  Солист-вокалист, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушей; солист-инструменталист, концертмейстер, Татарстанның халык артисты Роман Чуйнов; солист-вокалист, Татарстанның атказанган артисты Ригина Вәлиева; солист-инструменталист, М.Җәлил премиясе лауреаты  Ильяс Камалов; солист-вокалист Гөлнара Байназарова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән; солист-инструменталист Дарья Леванова; солист-вокалист Оксана Шәйдуллина; солист-вокалист Дмитрий Босов –  Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Юбиляр коллективка котлауларны Татар дәүләт филармониясе, Башкорт дәүләт филармониясе,  күренекле сәнгать эшлеклеләре, сәхнә ветераннары җиткерде.
Концертта Дж.Пуччини, К.Сен-Санс, В.Монти, Р.Шуман,Г.Ильясов, Р.Яхин, А.Бабаджанян, Г.Свиридов музыкаль әсәрләре, Г.Тукай, С.Есенин шигырьләре яңгырады.

Юбилей уңаеннан  «Филармонический музыкально-литературный лекторий» дип аталган китап чыкты.  Китапның авторы – Лекторийның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты  Владимир Васильев аны бу кичәдә тамашачыларга тәкъдим итте.

Лекторий тарихын тирән өйрәнеп язылган  китапка әлегә кадәр беркайда да басылмаган архив документлары, фоторәсемнәр дә кергән.

Кичә азагында китапны һәр тамашачыга, кунакларга, концертта катнашкан артистларга бүләк иттеләр.
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз