Мәкаләләр

Илһам Шакиров репертуарын башкару буенча фикерләр аерылды

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, татар халкына Илһам Шакиров җырларын башкармау таләбен куеп булмый. Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин сүзләренчә, Илһам Шакиров җырларын кабат башкару мөмкин түгел.

Автор - Алинә Айдарова
Чыганак - tatar-inform.tatar

СӘНГАТЬЛЕ СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ

Ниһаять, нәфис сүз жанрына да игътибар бирелә башлады шикелле! Татарның танылган сүз осталары Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин, Айрат Арсланов, Рәшит Сабировлардан соң барлыкка килгән бушлык күңелдә канәгатьсезлек тудырырга өлгергән иде. Туган тел аһәңен, классикларыбыз, олпат шагыйрьләребезнең иҗатын сәхнәдән ишетүдән мәхрүм калган буын тәрбияләнде.

Автор - Мөршидә Кыямова
Чыганак - "Идел"

Илһам Шакиров каберенә таш куелды

Бүген татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе ​ Илһам​ Гыйльметдин улы Шакировның каберенә таш кую мәрасиме узды.

Чыганак - "Шәһри Казан"

Васил Шәйхразиев: Илһам Шакиров исән чагында гомере буе татар халкына хезмәт итте

Казанда татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта ачылды.

Автор - Зилә Мөбәрәкшина

Казанда Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар

Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу мәрасиме узды. Тантанада җырчының иҗатташ дуслары, тамашачысы һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Илһам Шакировның туган ягында сандугачлар сентябрь аенда да сайрый икән

Илһам Шакировка туган ягында - Тукай районы Яңа Бүләк авылында бюст ачылды. Илһам абый Ворошилово районындагы Яңа Бүләк авылында туган дип санала, ул хәзер Тукай районына карый.

Чыганак - "Интертат"

Чикләүләр. 3нче этап Таяну ноктасы.

Чикләүләр. 3нче этап Таяну ноктасы 18.08.2020

Эмиль Җәләлетдинов: «Нәҗип Җиһанов, үзе шалтыратып, филармониягә урнаштырды»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновка күптән түгел 87 яшь тулды. Күңеле саф, үзе яшь егетләр кебек! Яраткан кызының яман авырудан үлүе, сигез айга гастрольләргә чыгып китү бер дә җиңел бирелми Эмиль абыйга. Тормыш, гаилә, эстрада турында фикерләрен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Автор - Зилә Мөбәрәкшина

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Казанның төрле урыннарында җырларын яздыра

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан затлы бүләк әзерли.

Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат

Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, сугыш ветераны Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат. Бу мәгълүматны галимнең хатыны Альбина ханым раслады.

Автор - Рузилә Мөхәммәтова

Римма Ибраһимовага бүген 70 яшь тулды (УНИКАЛЬ ФОТОЛАР)

Бүген 15 июльдә Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованың туган көне. Юбилей! Күренекле җырчыны чын йөрәктән тәбриклибез һәм матур теләкләребезне юллыйбыз! Татар Дәүләт филармониясе исә "Матбугат.ру" укучылары белән уникаль фотолар белән уртаклашты.

Чыганак - "matbugat.ru"

Илһам Хаҗиев «Казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде

Озак еллар татар халкының атаклы җырчысы Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Казанышлар өчен» («За заслуги») медале белән бүләкләнде.

Чыганак - "matbugat.ru"
Тагын йөкләү

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз