КАК КУПИТЬ БИЛЕТ

БИЛЕТ САТЫП АЛУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

1. Билет сатып алганда Филармония сайтына керегез, авторлашыгыз яки теркәлегез. Үзегезне кызыксындырган чараны һәм залда урын сайлагыз.
Сайлавыгызны раслагыз.
Электрон билетларны сатып алу, кире кайтару, шулай ук концертларга йөрү кагыйдәләре белән килешүегезне раслагыз.
Уңайлы түләү ысулы сайлагыз.
Түләү  битендә тиешле операцияне башкарыгыз.

2. Филармониягә кергәндә, бастырып чыгарылган электрон билетны күрсәтергә кирәк.

3. Билет сатып алучыдан алынган мәгълүматны Филармония бары тик сайт эшен оештыру өчен генә файдаланачак.

4. Билгеләнгән кагыйдаләрне бозган очракта, Филармония Сатып алучының сайттан файдалануын чикләргә хаклы.

5. Түләү системалары, банклар һәм башка оешмаларның акча күчерү вакыты өчен, билет акчаларын кире кайтаруны да кертеп, Филармония җаваплылык тотмый.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз