Фестивальләр

Филармониада

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган Халыкара “Филармониада” фестивале 2008 елда барлыкка килде. Әлеге фестивальне уздырырга Татарстанның 2013 елгы Универсиаданы Казанда үткәрү хокукын яулап алу этәргеч булды. Чараның максаты – югары сәнгатьне дөньякүләм осталар ярдәмендә киңрәк чагылдыру, бу өлкәдә яңа талантлар ачу. Фестиваль сәхнә сәнгатенең төрле юнәлешләрен үзенә туплый: классика, фольклор, эстрада, джаз, нәфис сүз, бию һәм башкалар.


Халык уен кораллары ансамбльләре hәм оркестрларының «Халык көйләре» бөтенроссия фестивале

Рус мәдәнияте һәм Россия фольклоры бәйрәменә башлангыч бирүче – Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры җитәкчесе, Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков. Чирек гасыр дәвамында Халык уен кораллары оркестры Россиянең әйдәп баручы коллективларының берсе булып тора. Оркестр елдан-ел яңа үрләр яулый, аның концертларын Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә меңнәрчә музыка сөючеләр алкышлады. Австрия, Германия, Голландия, Көньяк Корея, Италия, Болгария, Португалия концерт залларында да оркестр уңыш казанды. Фестивальнең Казанда үтүе бик отышлы: башкалабыз музыкаль коллективларны җәлеп итү, халык сәнгатен hәм халык уен коралларында уйнауны пропагандалау үзәгенә әйләнде.


Халыкара фестивале, "Джазлы Казан"

«Джазлы Казан» Халыкара фестиваленең төп максаты – джаз музыкасы бәйрәме оештыру, тамашачылар һәм анда катнашучылар өчен чын иҗади атмосфера тудыру. Фестиваль концертлар, джем-сейшеннар, иҗади остаханәләр һәм очрашулар рәвешендә уза. Алар төрле яшьтәге тамашачы аудиториясе белән башкаручылар арасында якын элемтә оештыруны күз уңында тота. Мондый иҗатташлык Фестивальнең максат-бурычларын тагын да нәтиҗәлерәк тормышка ашырырга булыша. Фестивальнең халыкара форматта булуы Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы башкаручыларын чакырырга, шул рәвешле әлеге бәйрәмгә күпсанлы джаз белгечләрен һәм джаз музыкасын сөючеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.


Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале

Чараның төп максаты – татар музыка сәнгатен үстерү hәм пропагандалау, мәшhүр композиторның милли чикләргә генә бикләнмәгән, дөньякүләм биеклеккә ия булган бай иҗади мирасын тыңлаучыга тәкъдим итү. Фестиваль югары сәнгать өлкәсендә танылган башкаручыларны җәлеп итә, яшь талантларның профессиональ үсешенә уңай йогынты ясый. Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале «ЯХИН-ГАЛА» йомгаклау концерты белән тәмамланачак.


«Джаз-КроссоверФест-Казан» Халыкара фестивале

Стилистик чикләү кысаларына гына сыймаган, үзендә күптөрле музыкаль юнәлешләрне органик берләштергән халыкара кроссовер-фестиваль 2016 елда барлыкка килде. Фестивальнең тарихы шушы елның апрелендә үткәрелгән ике концерттан башлана. Филармония сәхнәсендә дөньякүләм танылган башкаручылар: Даниил Крамер, Денис Мажуков, Игорь Бутман hәм Арминэ Саркисян чыгыш ясады. Төрле яшьтәге тыңлаучыларны җәлеп итеп, бу чара үз тамашачысын тапты hәм ел саен үткәрелә торган фестиваль статусын алды.


Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз