Как вернуть билет

БИЛЕТНЫ НИЧЕК КИРЕ КАЙТАРЫРГА

1. Чара булмый калган очракта, ул билгеләнгән көннән алып 10 көн дәвамында билетларны кире кайтарырга һәм тулы бәясен алырга мөмкин.
2. Чара башка көнгә күчерелгәндә, 3 көн дәвамында билетларны кире кайтарырга һәм тулы бәясен алырга мөмкин. 
3. 1 һәм 2 пунктларда аталган очракларда билгеләнгән вакыттан соңрак кайтарылган билетлар кире алынмый һәм акчасы кайтарылмый.
4. Башка очракларда сатып алучы берьяклы тәртиптә билеттан баш тартырга,билетны кире кайтару турында гариза нигезендә Филармония (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 73 йорт) кассасына тапшырырга хокуклы. Гариза 10 (ун) көн эчендә карала (1992 елның 7 февралендәге «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 2300-1 санлы Канунның 22 маддасе).
Тулы бәягә яки ташлама белән сатып алынган билетлар чара узу вакытына кадәр 72 (җитмеш ике) сәгатьтән дә соңга калмыйча кире кайтарылырга мөмкин. Филармония раслау таләп ителмәгән чыгымнарны каплау өчен билет бәясенең 30 % ын тотып кала.
Чара башланырга 72 сәгатьтән кимрәк вакыт калган очракта билетлар кире кабул ителми. 

5. «Контроль» өлеше зарарланмаган билетлар гына кире кабул ителә. 

6. Югалган, бозылган билетлар һәм абонементлар яңартылмый.

7. Теләсә нинди сәбәп аркасында чарага соңга калган яки килә алмаган очракта, чарада кагыйдәләрне бозганда билет һәм абонемент бәясе кире кайтарылмый.

8. Хәйрия билетларын касса кире кабул итми.

9. Чара узмый калган һәм күчерелгән очраклардан тыш, билетлар гариза һәм паспорт нигезендә кабул ителә. Сатып алучыга билет өчен акча һәм 4 пункт нигезендә конпенсация чыгымнары тотылганлыгын раслаучы квитанция бирелә.

10. Филармония кассасы коллектив гариза буенча алынган һәм банк аша акча күчерү юлы белән алынган билетларны кире кабул итми. Бу очракларда акчаны кире кайтару процедурасы Филармония администрациясе белән килешү нигезендә башкарыла.


11. Филармониянең рәсми сайтында сатып алынган электрон билетларны кире кайтару үзенчәлекләре:

12. Филармониянең рәсми сайтында сатып алынган билетларны кире кайтару шартлары Филармония кассасында сатып алынган билетларны кире кайтару шартларына тәңгәл (1, 2, 3, 4 пунктлар). Электрон билет рәсми бланкка алмаштырылган очракта да кайтару шартлары үзгәрми (5, 6 пунктлар).
Филармония сайтында сатып алынган электрон билетларны кайтару барлык очракларда да сатып алучының гаризасы һәм рәсми документы (паспорт) нигезендә Филармония кассасында башкарыла.
13. Кире кайтарылучы билет акчасы Сатып алучы билет өчен түләгәндә кулланган банк картасына 3 –10 эш көне аралыгында күчерелә.


Бланк заявления на возврат электронного билета по болезни покупателя Бланк заявления на возврат электронного билета по инициативе покупателя Бланк заявления на возврат электронного билета по смерти родственника покупателя

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз