Матбугат үзәге

Матбугат үзәге

Концерт Николая Кузнецова
24.10.2021 03:18:00 pm
Филармонический джаз-оркестр Республики Татарстан снимает новый клип.
08.09.2017 04:52:00 pm
Курамшин Рамиль Сулейманович
Илһам Шакиров истәлегенә багышланган зур концерт һәм Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы
12.02.2021 10:11:00 am
15 февраль 2021 ел Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 18 сәгать 30 минут Илһам Шакиров истәлегенә багышланган зур концерт һәм Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы
2018 елның 8 октябрендә (дүшәмбе) 10 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясе бакчасында легендар татар җырчысы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева тарафыннан истәлек агачы утыртылачак.
05.10.2018 10:11:00 am
Истәлек агачы утырту традициясе Филармония тарафыннан 2015 елның 30 октябрендә башланган иде. Бүген бакчада Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Рамил Курамшин, Булат Балтанов тарафыннан утыртылган һәм Габдулла Тукай, Натан Рахлин, Җәүдәт Фәйзи, Фуат Мансуров, Айрат Арсланов, Александр Ключарев истәлегенә утыртылган чыршылар үсә.
Татар филармониясе паркында истәлек агачлары утыртыла!
24.04.2018 11:21:00 am
2018 елның 25 апрелендә (10.00), Татар дәүләт филармониясенең 2015 елда гамәлгә кергән традициясен дәвам итеп чыршылар утыртылачак.
Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллиналарның 70 яшьлек юбилейларына багышланган «Җыр бәйрәме»
21.02.2018 09:32:00 am
2018 елның 26 февралендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия театрында күренекле татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов һәм Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллиналарның 70 яшьлек юбилейларына багышланган «Җыр бәйрәме» була.
Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган концерт
20.02.2018 09:25:00 am
2018 елның 26 февралендә (18.30) Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә танылган шагыйрь Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган концерт була.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Зур концерт»!
19.02.2018 09:23:00 am
24 февральдә Филармония сәхнәсендә музыка сөючеләрнең мәхәббәтен яулаган җырчылар һәм музыкантлар: Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, Мәскәү кунаклары – Мари Карне hәм Зоряна Фәрхетдинова; Илгиз Шәйхразыев, Рөстәм Насыйбуллин, Азат Фазлыев, Эльмир Низамов, «Казан егетләре» төркеме, Эльза Заяри, Зәринә Вилданова, Игорь Дмитриев, Алинә Ибраева, Әлфия Шәрипова, Динар Шәрәфетдинов, Лилиана Газизова, Альмира Әхмәтгәрәева, Элина Сафина, Эльвина Туйгульдина, Ольга Давыдова, Эдуард Данилов, Әдилә һәм Җәмилә Хәбибуллиналар чыгыш ясаячак.
27 ноябрьдә «ЯХИН-ГАЛА» концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале ябыла.
23.11.2017 03:46:00 pm
Рөстәм Яхин әсәрләрен Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев (Уфа), Татарстанның атказанган артисты Тимур Абдикеев (Санкт-Петербург), Татьяна Закирова (Санкт-Петербург), Дамир Закиров (Санкт-Петербург), Айдар Сөләйманов (Казан), Эльза Исламова (Казан), Айгөл Гардисламова (Казан), Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Казан), «Болгар кызлары» ансамбле (Казан), «Kazan Vivo» кыллы квартеты (Казан), Казан музыка көллиятенең Татар хоры (җитәкчесе – Гүзәл Ахунова) башкара.
Вакыйга: Тарстанның атказанган артисты Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта ачу
15.11.2017 12:03:00 pm
2017 елның 17 нояберендә (10.00 сәг) Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 17нче йорт адресы буенча урнаштырылган.

Таһир Якупов 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була.
Халкыбызның кабатланмас җәүһәрләреннән «Зөләйха», «Ай-ли, гөлкәем», «Олы юлның тузаны», «Наласа», «Дустыма», «Су буйлап», «Уйлану», «Туган тел» (Г.Тукай сүз.), композиторларыбыз әсәрләреннән «Чайкала иген кырлары» (И. Шәмсетдинов көе, Г. Латыйп сүз.), «Гөлнарым» (Ф. Хатыйпов көе, Г. Афзал сүз), «Туган авылым урамы» (Г. Сәйфуллин көе, Г. Зәйнашева сүз.) һәм башка җырлар аның башкаруында татар музыка сәнгатенең «Алтын фонды»н тәшкил итәләр. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә.
Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зияратында җирләнгән.

Мемориаль такта ачу тантанасына күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, җырчының туганнары, танылган артистлар, ветераннар чакырылган.

Мемориаль тактаның авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Суриков исемендәге Сәнгать Академиясен тәмамлаган Фәнил Вәлиуллин. Казанлыларга ул «Ышаныч», «Элемтәче» композицияләре, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясов истәлегенә ясалган истәлек тактасы буенча таныш. Түбән Новгородта Ф.Вәлиуллинның Жюль Верн скульптурасы зур кызыксыну уятты.
TT 19 ОКТЯБРЯ 2017 года в 10.00 часов состоится торжественное открытие мемориальной доски в честь заслуженного артиста России, народного артиста Татарстана Гали Ильясова.
18.10.2017 01:10:00 pm
TT Приглашаем Вас принять участие на церемонии открытия мемориальной доски!

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз