Правила посещения

Тамашачылар өчен кагыйдәләр

Хөрмәтле тамашачылар!
Сезгә ялларыгызның күңелле һәм файдалы үтүен телибез һәм түбәндәге кагыйдәләрне үтәвегезне сорыйбыз:
  1. Билетларыгызны концерт ахырына кадәр, абонементларны аларда күрсәтелгән чаралар узып беткәнче саклагыз.
  2. Филармониядә гардероб эшли. Гардеробка тапшырылган кием-салымдагы кыйммәтле әйберләр өчен филармония җаваплы түгел. Гардеробтан файдалануыгызны дәлилләгән номерны югалткан өчен штраф каралган.
  3. Филармониягә тамашачылар концертка 1 сәгать кала кертелә башлый. Тамаша залына керү вакыты – концертка 15 минут кала.
  4. 3 нче тапкыр кыңгырау шылтыраганнан соң залга контролер озатуында гына керергә ярый – чыгышлар тәмамлангач алкышлар вакытында яки чыгышлар арасындагы тәнәфестә.
  5. Тамаша залына ризык һәм эчемлекләр белән керү тыела. Тамашага тышкы өс киемле, пычрак киемле, рюкзаклы һәм зур сумка яисә пакетлы кешеләр, алкоголь (наркотик) кулланган исерек хәлдәге затлар, филармония администрациясе әлеге кешедән тамашачыларга куркыныч янарга мөмкин дип тапкан затлар кертелми.
  6. Филармония администрациясеннән рөхсәте булмаса, тамаша вакытында фотога һәм видеога төшерү тыела.
  7. Тамашага чакыру кыңгыравы 3 нче тапкыр шылтыраганнан соң, кесә телефоннарын сүндерергә яки тавышсыз режимга куярга кирәк.
  8. Чыгыш вакытында урыннан тору һәм сөйләшү тыела.
  9. Администрация җәмәгать тәртибен бозган тамашачыны залдан чыгарырга хокуклы. Билет бәясе бу очракта кире кайтарылмый.
  10. Администрацияконцертларның вакытын, программасын, алардагы башкаручылар составын үзгәртергә хокуклы. Хәбәрләрне күзәтеп барыгыз!

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз