Лига друзей

Дуслары лигасы

Филармония дуслары лигасы – Татар дәүләт филармониясе тамашачыларының үз теләкләре белән төзелгән оешмасы.
Лиганың максатлары:
  • киң җәмәгатьчелеккә филармония эшчәнлеге һәм проектлар турында мәгълүмат җиткерү;
  • филармониянең мәдәни-агарту һәм белем бирү эшләрендә ярдәм итү;
  • тыңлаучылар базасын булдыру;
  • тыңлаучыларны аерым кызыксыну аудиторияләренә бүлү;
  • тамашачыларга мәгълүмат җиткерүнең ысулларын арттыру;
  • концертларга киң катлам тамашачыларны җәлеп итү юлларын эзләү;
  • филармониядә узучы чаралар, репертуарда булган үзгәрешләр турында оператив мәгълүмат алу;
  • клуб картасын күрсәтеп, ташламалы билетлар һәм абонементлар алу;
  • артистлар белән очрашуларда, башкаручыларның мастер-классларында, автограф-сессияләрдә катнашу;
  • шәхси филармония абонементын булдыру мөмкинлеге тудыру.


Филармония дуслары лигасы әгъзалары:
  • Лигага филармониягә йөрүче һәр тамашачы керә ала.
  • Лига әгъзасы булу өчен филармония сайтында, билет кассаларында яки концерт вакытында анкета тутырырга кирәк.


Филармония дуслары лигасы әгъзасы булуның өстенлекләре:
  • Ташламалы билетлар программасыннан куллану мөмкинлеге

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз