Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

14.06.2020
Бүген - 14 июньдә, гомере буе Татар дәүләт филармониясендә эшләгән талантлы музыкант, Татарстанның атказанган артисты Ирек Галимовның тууына 75 ел тулды. Ул 1968-1993 елларда филармониядә эшли. Бу елларда ул нигездә бөек җырчы Илһам Шакировның аккомпаниаторы була. Шулай ук Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Сәхәбиева, Римма Ибраһимова һәм башка сәхнә осталары да әлеге гаҗәеп музыкант, аккомпаниатор белән бергә чыгыш ясыйлар. Кызганыч, аның гомере иртә өзелә, кырык сигез яшендә вафат була, Казанның Яңа Бистә Татар зиратына җирләнә. Аның турында сәхнәдәшләре күңелендә якты, матур хатирәләр яши.
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз