Профессор Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗановка 90 яшь тулды!

Профессор Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗановка 90 яшь тулды!

Профессор Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗановка 90 яшь тулды!

10.05.2020

Бүген – 10 майда күренекле музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗановка 90 яшь тулды!

Аны ихлас күңелдән олуг юбилее белән тәбрик итәбез, аңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, тормышында якты һәм шатлыклы мизгелләрнең күп булуын телибез.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов 1967-1973 елларда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшли. Аның инициативасы белән филармониягә Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин, Нәкый Исәнбәт, Фәйзи Гаскәров, Гай Таһиров кебек сәнгать осталары чакырыла. Филармониянең сәнгать җитәкчесе буларак ул җырчы, музыкантларга репертуар сайларга нык ярдәм итә, аларга иҗади юл күрсәтә.

Шул елларда Мәхмүт Нигъмәтҗанов Мәскәүдәге Бөтенсоюз эстрада сәнгате иҗат остаханәсендә бер төркем яшь татар артистларын укырга җибәрә. Укуларын тәмамлап кайткан яшь талантлар – Зиннур Нурмөхәммәтов, Клара Хәйретдинова, Римма Ибраһимова, Рабига Сибгатуллина, Эльба Закирова, Виктор Шәрәфетдинов, Равил Таишев, Зәйтүнә Яруллина һәм башкалар – филармониянең эстрада бүлегенә эшкә кабул ителә һәм соңрак аларның күбесе танылган сәхнә остасына әверелә.

Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз