РӘШИТ ГОБӘЙДУЛЛИН

РӘШИТ ГОБӘЙДУЛЛИН

РӘШИТ ГОБӘЙДУЛЛИН

09.05.2020
РӘШИТ ГОБӘЙДУЛЛИН 
Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдиновның “Җырлыйк әле” тапшыруы архивыннан тагын бер истәлекле язма.
Җырчы, Татарстанның атказанган артисты, гаҗәеп баритон тавыш иясе Рәшит Габдрахман улы Гобәйдуллин Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты буларак, төрле төбәкләрдә гастрольләрдә була, аның данын үстерүгә үз өлешен кертә. 1979 елда ул филармониянең музыкаль-лекторий бүлегенә эшкә күчә, татар, рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләрен, халык җырларын тамашачыга җиткерә. Аның репертуарының төп өлешен Р. Яхин, Ф. Әхмәтов, Җ. Фәйзи, Р. Еникеев, Б. Мөлеков, З. Хәбибуллин һәм башка күренекле татар композиторларының күп кенә җыр, романслары били. Рәшит Гобәйдуллин үзен композитор буларак та сыный. «Кайда сез, ветераннар?» (Г.Зәйнашева сүзләренә), композитор Рөстәм Яхинга багышланган «Язмышым» (Р.Гобәйдуллин көе һәм сүз.) җырларын заманында яратып үзе дә башкара. Җырчы филармониядә 1991 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыга. Аның язмалары Татарстан радиосының алтын фондында саклана. 2013 елның 4 июлендә Казанда вафат була.
Истәлекле видеоязма 2005 елда Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап төшерелгән “Җырлыйк әле” тапшыруыннан алынды. Тетрәнгеч истәлекләр, соклангыч җыр...
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз