Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

15.07.2020

Бүген – 15нче июльдә халкыбызның яраткан җырчысы, педагог, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык артисткасы Римма Мөбарәкҗан кызы Ибраһимовага 70 яшь тулды! Күркәм юбилее уңаеннан, аңа саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, балаларының игелеген күреп, бәрәкәтле, озын гомер кичерүен телибез.

        

Ул Татарстанның Балтач районы Түбән Кенә авылында туып үсә.Урта мәктәбне тәмамлаганнан соң, 1967 елда Римма Ибраһимова Казан шәһәренә килә, М. Горький исемендәге мәдәният сарае каршында Сара Садыйкова җитәкләгән сәнгать түгәрәгенә йөри башлый. Аның киңәше белән ул Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыка җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов янына килә. Ул аны бертөркем филармония артистлары белән Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада студиясенә укырга җибәрә. Римма Ибраһимова студиядә вокал буенча танылган җырчы, педагог Георгий Павлович Виноградовта белем ала.

Мәскәүдә ике ел укыгач, ул 1969 елда Казанга кайтып филармониясенең эстрада бүлегендә Татарстанның халык артисты Зиннур Нурмөхәммәтов иҗат төркемендә җырлый башлый. Бер үк вакытта И. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесында белем ала. Аннары үзенең концерт бригадасы белән эшчәнлеген дәвам итә.

Татар хатын-кызының барлык матур сыйфатларын үзендә чагылдырган, ягымлы лирик тавышка ия җырчы Римма Ибраһимова 1969-94 елларда филармониядә бик күп күренекле сәнгать осталары белән бергә эшли. Татар эстрадасы сәхнәсендә кырык елдан артык иҗат итү дәверендә аның репертуарында татар халык җырлары, татар композиторларының әсәрләре, башкорт һәм рус җырлары урын ала.

Римма Ибраһимова соңгы елларда да күптөрле халыкара мәдәни чараларда, милли бәйрәмнәрдә катнаша. Ул Бөтендөнья татарлар конгрессы форумнарында, Сабантуй бәйрәме, төрле халыкара конкурс-бәйгеләрнең жюри әгъзасы, студентларның «Ягымлы яз» фестиваленең жюри рәисе, Бишкек шәһәрендә узучы Төрки халыкларның халыкара җыр фестиваленең, Илһам Шакиров исемендәге җар бәйгесенең, «Татар моңы» Халыкара җыр бәйгесенең һәм башка күп кенә фестиваль-бәйгеләрнең жюри әгъзасы. Шулай ук филармония сәхнә ветераннарын берләштергән “Илһамият” клубы иҗат төркеменең төрле чараларында, концертларында катнаша.

Римма Мөбәрәк кызы Ибраһимова 1998 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында вокал укытучысы, 2002 елдан – татар театраль эстрада кафедрасы доценты. Аның укучылары арасында төрле халыкара җыр бәйгеләре лауреатлары бар.

Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз