Җәләй Рөстәм Гыйлфан улы

1950 елда туган

Амплуа: дирижер

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Казан дәүләт консерваториясенең хор-дирижерлык бүлеген тәмамлый, консерватория каршында опера-симфония буенча дирижерлык итү белгечлеге буенча ассистентура-стажировкасын, Зур театрда (атаклы дирижер Ф.Мансуровта) стажировка үтә.
Аның профессиональ дирижерлык эшчәнлеге 1987 елда башлана. П. Чайковский, Г. Малерның катлаулы симфоник әсәрләреннән тыш ул С. Сәйдәшев, А. Ключарев, Б. Мөлеков, Н. Җиһанов кебек татар композиторларының симфонияләрен пропагандалауга әһәмият бирә. Ул бигрәк тә яшь тамашачыларны симфоник музыкага мәхәббәт тәрбияләүгә омтыла.
2005 елда ул халыкара мәдәни бәйләнешләргә керткән өлеше өчен Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең почетлы әгъзасы итеп сайлана.  
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз