Җәмниханов Гали Вәлиулла улы

14.10.1914, Самара шәһәре - 1992, Казан шәһәре

Амплуа: виртуоз гармунчы, концерт гармуннарында уйнау остасы

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган артисты (1964)

Аңа музыкаль белем алырга, профессиональ сәхнәгә чыгарга этәргеч, фатиха бирүче атаклы гармунчы, әтисе ягыннан туганнан туган абыйсы - Фәйзулла Туишев була. Фәйзулла абыйлары аларда еш була. Гали дә аның кебек концерт гармуннарында уйнарга хыяллана.
Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Ростов шәһәренә барып музыка училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, 1934 елда Казанга килә һәм Татар дәүләт эшчеләр театрына музыка җитәкчесе булып урнаша.
Татар дәүләт филармониясе ачылгач, Гали Җәмниханов  башта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, аннан филармониянең эстрада бүлегендә музыкант-аккомпаниатор буларак эшли. Концертларда аерым гына чыгышлар белән дә катнаша.
  Бөек Ватан сугышы башлангач, ул Львов пехота училищесында белем ала һәм 1943 елда укчы взводының командиры итеп көнбатыш фронтка җибәрелә. Ул 1946 елда гына туган ягына әйләнеп кайта һәм яраткан һөнәри эшенә керешә. Ул илебезнең бик күп төбәкләрендә йөри.
1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнаша, концерт гармуннарында уйный. Кыңгыраулы гармуны белән тамашачыга татар моңын ирештерә.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз