Аббасов Рәүф Азат улы

15.02.1946, Казан шәһәре – 08.12.2001, шунда ук

Амплуа: җырчы (бас)

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1982)

Рәүф Аббасов филармониянең әдәби-музыкаль лекторий аристлары белән авыл хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары һәм студентлар алдында, Казанның иң зур концерт залларында һәм театрларында, республиканың бик күп төбәкләрендә, шулай ук Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Венгрия, Монголия, Мальта) зур уңыш белән чыгыш ясады.
Фотогалереяне карау
Ул күренекле җырчылар (ул вакытта әле Мәскәү дәүләт консерваториясенең опера студиясе студентлары) Азат Аббасов һәм Венера Шәрипова гаиләсендә дөньяга килә.
1965 нче елда Казан музыка училищесын тәмамлагач, ул Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килә. Биредә өч ел эшләгәч, үзенең музыкаль белемен тагын да тирәнәйтү максатыннан, Рәүф Аббасов Мәскәү дәүләт консерваториясенә профессор А. С. Свешников классына кабул ителә. Консерваториядә уку елларында, 1972 нче елда ул Венада халыкара вокалистлар конкурсында катнашып, лауреат  исеменә лаек була.  
1973 нче елда ул  М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт  опера һәм балет театрына эшкә чакырыла. Театрда эшләү елларында ул П. Чайковскийның “Евгений Онегин” операсыннан Гремин партиясен, В. Моцартның “Дон-Жуан” операсыннан Командор, А. Даргомыжскийның “Русалка”сында Мельник һ.б.партияләрне зур осталык белән башкара.
1981 нче елда Рәүф Аббасов Филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә эшли башлый. Филармониядә эшләү елларында ул үзен югары дәрәҗәдәге профессиональ җырчы буларак таныта. Гаҗәеп дәрәҗәдә үзенчәлекле, сирәк очрый торган бас тавышка ия булган җырчының репертуарында татар, рус һәм чит ил классик әсәрләре, халык җырлары, романслары урын ала, алар арасында А. Бородинның “Князь Игорь” операсында Кончак, Д. Вердиның “Дон Карлос”ында Филипп, Д. Россининың “Севильский цирюльник” операсында Базилио, А. Даргомыжскийның “Русалка” операсында Мельник, Н. Җиһановның “Алтынчәч” операсыннан Хангиз һ.б. аеруча аерылып торалар.  Шулай ук ул  П. Чайковский, С. Рахманинов, А. Алябьев, А. Гурилев, С. Прокофьев, Т. Хренников һәм башка күренекле композиторларның бас тавышы өчен язылган  әсәрләрен тамашачыларга җиткерде.
Җырчы  бигрәк тә  С. Сәйдәшев, Н. Жиһанов, Р. Яхин, Җ. Фәйзи, З. Хәбибуллин, Ф. Әхмәтов, Р. Еникеев һәм башка мәшһүр татар  композиторларының җырларын һәм романсларын,  татар халык җырларын филармония концертларында да, хөкүмәт күләмендә уза торган мәдәни чараларда да зур осталык белән башкарып килде.





Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз