Абдуллин Әзһәр Хәниф улы
20.10.1923, ТАССРның Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы – 30. 08.1993, Казан шәһәре
Амплуа: Дирижёр, композитор, музыка белгече, педагог, профессор
Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989). «Батырлык өчен», «Японияне Җиңү өчен» дигән медальләр иясе
1952 елда Казан дәүләт консерваториясенең (С.А.Казачков классы) хор-дирижерлык бүлеген, 1955 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең аспирантурасын тәмамлый.
1955—1993 елларда Казан дәүләт консерваториясендә укыта, 1957—1967 елларда Татар академик театрында дирижёр,1958—1959 елларда Татар дәүләт опера һәм балет театрында дирижёр һәм хормейстер, 1967—1968 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе була. 1959—1975 елларда ТАССРның хор оешмасы идарәсе рәисе вазыйфасын башкара.
Ул шулай ук хор өчен бик күп татар халык җырларын эшкәртә, татар музыка фольклоры хезмәтләренең авторы һәм драма әсәрләренә көй язучы, репертуар җыентыкларын төзүче, мөхәррир була.