Абдуллина-Хаммадова Эльза Әнәс кызы

1975 елның 29 мартында Тәтеш шәһәрендә туа

Амплуа: Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2018)

Ул Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбен (скрипка классы) тәмамлагач, скрипка буенча Казан дәүләт консерваториясен (Ф.Ш.Закироҗанов классы) тәмамлый. 1998 елда Казанның Дәрвишләр тавы бистәсенең 9 нчы музыка мәктәбендә эшли башлый.

1999 елда ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә яңа оешкан коллектив – Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә эшкә килә һәм бүгенге көнгә кадәр эшчәнлеген шунда дәвам итә. Ул эшли башлавының беренче көннәреннән үк ансамбль коллективының алыштыргысыз музыканты. Скрипкада уйнау белән бергә ул ансамбльнең бию һәм башка инструменталь номерларында да катнаша, кыл-кубыз, ятаган кебек халык уен коралларында да уйный. Аның скрипка белән оста башкарган аерым чыгышлары якты, моңлы аһәңе белән аерылып тора.

Аның башкару осталыгы ансамбльнең түбәндәге лирик тематик концерт программаларында: «Ак калфакның табылган чагы...» (2004), «Дастан» (2005), «Шүрәлесен Шүрәле дә, син концертны күр әле!» (2006), «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!» (2007), «Көй эзләү» (2008), «Концерт-Риваять» (2010), «Дусларча...» «Бергәләшеп» (2012), «Без – Илһамлы!» (2013), «Яшәү барыбер кызык», «Безнең аһәң» (2015), «Гәрәбә» (2016), «Олы юл» (2016), Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Олы юл» циклыннан (2015-2021 еллар) узган концертларда һәм башкаларда ачык чагыла.

Э.Абдуллина-Хаммадова ансамбль белән төрле хөкүмәт күләмендә үтә торган чараларда, халыкара форумнарда, фестивальләрдә, күргәзмәләрдә еш катнаша. Мәсәлән, Германиядә узган «Яшел атна», Төркиядә «Нәүрүз», «Yafem», «Казан – төрки дөньяның мәдәни мәркәзе», Африкада «Тунис Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре», Монголиядә «Монгол-Россия дуслыгы айлыгы», Литвада «Руденинес» , Казанда «Филармониада», Франциядә «SIA», Нидерланда Короллегендә «Флориада-2013», Испаниядә «Каталония язы», Италиядә «Рус Ривьерасы» һәм башкалар шундыйлардан. Ансамбль составында 2014 елның 27 февраленнән 3 мартына кадәр Кырымда узган «Кырым, Россия, Украина халыклары дуслыгы» дигән халыкара фестивальдә чыгыш ясый. Ансамбль белән ул Татарстан районнары һәм авыллары буйлап кына түгел, Россиянең зур шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Германия, Франция, Оман солтанаты, Монголия, Литва, Польша, Төркия, Австрия, Нидерландия Королльлеге, Тунис, Чехия, Финляндия, Казахстан, Төркмәнстан, Судан Республикасы, Италия, Испания, Республика Сан-Марино, Кытай Халык Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге һәм башкалар) татар сәнгате үрнәкләрен җиткерә.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз