Абязов Рөстәм Юныс улы

29.03.1959, Казан

Амплуа: скрипкачы, дирижёр, педагог

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), Татарстанның халык артисты (1998), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2003)

1982 нче елда Мәскәү (И. Бочкованың скрипка классы) һәм 1990 нчы елда Казан дәүләт консерваторияләрен (Ш. Шәрифуллинның композиция классы) тәмамлый.1983-1986 нчы елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә - солист, бер үк вакытта Казан музыка училищесында укыта. 1986-1996 нчы елларда Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Махсус музыка урта мәктәбе директоры. 1989 нчы елда «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестрын оештыра, аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры булып эшли башлый. Скрипкачы һәм дирижёр буларак Россия шәһәрләрендә, Украина, Молдавия, Венгрия, Германия, Испания, Франция һ.б. илләрдә гастрольләрдә була, «Европа-Азия» (Казан, 1993, 1996, 1998), «Ак төннәр йолдызлары» («Звёзды белых ночей», С.- Петербург, 1996), «Мәскәү көзе» (Мәскәү, 1998), «Юнселе-99» (Швеция) һ.б. фестивальләрдә катнаша.
Р. Абязов - инструменталь һәм вокаль әсәрләр авторы. Алар арасында: «Җырга әверелгән» вокаль циклы (1985, Р. Харис шигырьләре), скрипка һәм симфоник оркестр өчен «Тукай моңнары» (1986) сюитасы, скрипка һәм фортепиано өчен соната (1988), кыллы квартет, скрипка һәм саксофон белән соло башкаруында симфоник оркестр өчен концерт-рапсодия (1990), эстрада җырлары һ. б. бар.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз