Афанасьев Алексей Геннадьевич

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры артисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2020)

А.Афанасьев Чебоксар шәһәрендә Ф.П. Павлов исемендәге музыка училищесын (домра классы) тәмамлый һәм 1995 елда Казан дәүләт консерваториясенә (домра классы) укырга керә. 1998 елда әле консерваториядә уку елларында ук Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры А.И.Шутиков чакыруы буенча оркестрга эшкә килә. 2000 елда консерваторияне уңышлы тәмамлый, «кече домрада уйнау үзенчәлекләре» дигән темага диплом яклый.
1999 елдан 2015 елга кадәр ул оркестрның альт домралар төркеме концертмейстеры була.

А.Г.Афанасьева Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры составында И.Кобзон, Е.Образцова, А.Литвиненко, З.Соткилава, А.Цыганков, Л.Сметанников, Л.Абрамова, В.Овсянников, Е.Молодцова, Н.Баннова, В.Ковтун, А.Шаһиморатова, М.Казаков, Д.Штода һәм башка атаклы сәнгать осталары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый.

Оркестр белән Татарстанның һәм Россиянең бик күп төбәкләрендә гастрольләрдә була, хөкүмәт күләмендә уздырылган барлык мәдәни чараларда катнаша.

2015 елда оркестрда Татарстанның атказанган артисты Г.Р.Мөхәммәтдинова җитәкчелегендәге домра квартеты (Г.Мөхәммәтдинова – кече домра В.Севостьянов – кече домра, А.Афанасьев – альт домра, Р.Хасфиуллин – бас домра) оеша, әлеге квартет музыкантлары оркестрның концертларында аерым чыгышлары белән үзләрен таныталар. Шулай ук «Татар моңы – 2016» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсында катнашып дипломант исеменә дә лаек булалар.

А.А.Афанасьев 2002 елдан Казан шәһәренең 6 нчы номерлы Ә.Бакиров исемендәге музыка мәктәбендә (гитара классы) укытучы булып эшли.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз