Авзалова Әлфия Авзал кызы

(1933 елның 15 гыйнваренда Башкортстан Республикасының Калтасы районындагы (хәзер Краснокама районы) Яңа Кабан авылында туа. 2017 елның 15 июнендә Казанда вафат була.

Амплуа: Татар халкының легендар җырчысы

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган артисты (1962), ТАССРның халык артисты (1970), РСФСРның атказанган артисты (1983), Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1992), «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» дигән орден, ике тапкыр Хезмәт Кызыл орденнары (1976, 1988) белән бүләкләнә, «Татар эстрадасы легендасы» дигән мактаулы призга (2008) ия була.

Фотогалереяне карау
Әлфия Авзалованың тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге:

Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнваренда Башкортстан Республикасының Калтасы районындагы (хәзер Краснокама районы) Яңа Кабан авылында туа. Әлфиягә 5 яшь, сеңлесе Флүрәгә 3 яшь тулганда, кызлар әтисез дә, әнисез дә кала. Алар Актанышта тәрбияләнә.

Ул кечкенәдән моңлы бала булып үсә. Үсә төшкәч, төрле районкүләм мәдәни чараларда катнаша башлый, тәүге җиңүләрен яулый.
  
Әлфия Авзалова 1951 елны Казанга килеп Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә керә. Ансамбльдә ике ел эшләгәннән соң, ул музыка училищесына укырга керә. «Төрлесе төрлечә укыта: берсе миннән халыкчан җырлавымны таләп итә, икенчесе опера җырчысы итеп укытмакчы», – дип яза ул соңрак бу хакта «Үзем турында» дигән китабында. Училище директоры Ильяс Әүхәдиев табигый тавышын саклауны, үзлегеннән уку-өйрәнүне киңәш иткәч, ул кире филармониягә кайта, 1953 елда эстрада бүлегенә күчә.

1957 елда Мәскәүдә узган Татарстан Республикасының сәнгать һәм әдәбият декадасында Әлфия Авзалова да чыгыш ясый. Аның җырлавын мәскәүлеләр югары бәяли.

1960 елда филармония җитәкчелеге тарафыннан Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров катнашында «Сәхнәдә – яшьләр» дигән төркем оештырыла. Әлеге төркем бик уңышлы чыга, һәр җирдә көтеп алына.

Бу төркем таркалганнан соң, Әлфия Авзалова яңа иҗат дулкынында рухланып, «Казан утлары» дигән эстрада ансамбле оештыра. Шул рәвешле ул, татар сәнгатендә эстрада юнәлешенә нигез сала. Инструменталь төркемнән тыш, ансамбльгә солист үзе, нәфис сүз осталары, биючеләр дә керә. Шушы бердәм, сәләтле иҗат әһелләреннән тупланган бригада белән ул төрле шәһәрләр, авыллар буйлап гастрольләргә йөри башлый.

Әлфия Авзалова һәр җырын йөрәге аша үткәреп, тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп башкаруы белән бөтен дөньяга сибелеп яшәүче миллионлаган татар өчен легендар җырчыга әверелә.
  
2003 елдан башлап Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы Әлфия Авзалованың туган көн юбилейлары уңаеннан концертлар уздыра һәм 2013 елга кадәр анда легендар җырчы үзе дә катнаша.

Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның 15 июнендә озакка сузылган авырудан соң вафат була (хушлашу мәрәсиме Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткәрелә), Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. 2018 елның 15 гыйнварында филармониядә җырчыны искә алу кичәсе уздырыла.

Әлфия Авзалова башкарган иң күренекле музыкаль әсәрләр
Татар халык җырлары:
«Авыл көе»
«Агыйдел каты ага»
«Ай, җаныем, суларда»
«Ак калфак»
«Актаныш басмалары»
«Арча»
«Ашхабад»
«Әллүки» (Г.Тукай сүз.)
«Әпипә»
«Бөрлегәнем – бер генәм»
«Вәгъдә»
«Гармунчыга»
«Дим буе»
«Җаныем, бәгърем»
«Җомга»
«Зиләйлүк» (Г.Тукай сүз.)
«Их, карап торулары»
«Казан сөлгесе»
«Китәм, дисең»
«Кошлар кебек»
«Күбәләгем»
«Минзәлә»
«Сагыну»
«Сания апа»
«Сәрвиназ» (Ә.Ерикәй сүз.)
«Сибелә чәчем»
«Шахта»
«Ямьле Агыйдел буйлары»
һәм башкалар.

Композиторлар әсәрләре:
«Аерылмагыз». (Ч.Зиннәтуллина муз., Г.Зәйнәшева сз.)
«Аккошлар». (Ф.Әхмәдиев муз., Р.Фәйзуллин сүз.)
«Бәхет». (А.Монасыйпов муз., Ә.Атнабаев сүз.)
«Беренче мәхәббәт». (С.Садыйкова муз., Ә.Рәшитов сүз.)
«Бик сагындым, авылым». (Р.Сафиуллин муз., М.Латыйфуллин сүз.)
«Йәнбикә». (Ш.Колбарисов муз., Р.Сафин сүз.)
«Казан кичләре». (С.Садыйкова муз., Х.Туфан сүз.)
«Картаямыни соң йөрәк?». (С.Ибраһимов муз., Г.Нуруллин сүз.)
«Кемгә салыйм башны таңнарда». (М.Имашев муз., Г.Ахунов сүз.)
«Кичер мине, әнкәй, гафу ит». (Р.Хәсәнов муз., Г.Идрисов сүз.)
«Кукмара». (М.Имашев муз., Г.Зәйнәшева сүз.)
«Кыр казлары киткәндә». (Ә.Бакиров муз., Г.Рәхим сүз.)
«Кышкы романс». (Р.Хәсәнов муз., Н.Нәҗми сүз.)
«Оныттың бугай». (Г.Ильясов муз., Г.Рәхим сүз.)
«Сагыну җыры». (Р.Хәсәнов муз., Г.Идрисов сүз.)
«Сандугач керде күңелгә». (И.Хәбибуллин муз., Р.Әхмәтҗанов сүз.)
«Сәяхәтче җыры». (З.Гыйбадуллин муз., Г.Зәйнәшева сүз.)
«Син кайтмадың». (М.Мозаффаров муз., С.Урайский сүз.)
«Синең өчен». (Г.Ильясов муз., Җ.Дәрзаман сүз.)
«Сине уйлап янам». (С.Ибраһимов муз., И.Юзеев сүз.)
«Сок буйлары». (М.Имашев муз., Һ.Сафина сүз.)
«Солдатым». (С.Садыйкова муз., М.Ногман сүз.)
«Тамчылар». (А.Монасыйпов муз., Г.Зәйнәшева сүз.)
«Туган авылым». (Т.Шәрипов муз., Н.Иделбай сүз.)
«Туган җирем – Татарстан». (А.Ключарев муз., Г.Зәйнәшева сүз.)
«Үз илемдә». (С.Садыйкова муз., Г.Зәйнәшева сүз.)
«Чәчәкләр уяныр». (Р.Хәсәнов муз., Р.Мөслимов сүз.)
«Хушлашырга ашыкма». (Р.Гатауллин муз., Ф.Сафин сүз.)
«Һаман да көтәсең». (С.Ибраһимов муз., Р.Закиров сүз.)
«Чыгарсыңмы каршы алырга?». (В.Әхмәтшин муз., Д.Гарифуллин сүз.)
«Ялгыз аккош күлләрдә». (Р.Хәсәнов муз., Р.Ханнанов сүз.)
«Яшьлегем тугае». (З.Гыйбадуллин муз. Ф.Шәфигуллин сүз.)
«Яшьлегем хисләре». (Ш.Мәҗитов муз., Г.Сәгыйдуллин сүз.)
«Әниемә». (Ш.Калдаяков муз., Г.Каербеков сүз.) һәм башкалар.

Гастроль-концерт эшчәнлеге
Гастрольләр барышында йөздән артык концерт биргән мәшһүр җырчыны татар халкы гына түгел, бөтен Россия халкы үз итә, ярата.
1959 елны Әлфия Авзалованы Мәскәүгә дөнья халыклары җырларын башкарырга өйрәнү өчен җибәрәләр һәм ул анда СССРның халык артисты, бөтен дөньяга танылган данлыклы Ирма Яунземда белем алып кайткач, репертуарын чит ил җырлары белән баета, хәтта кытайча Мао Цзедун турында мактау җыры да башкара, дөнья халыклары җырларын туплаган яңа концерт программалары әзерли. Корея, кытай, гарәп, һинд, индонезия, фарсы һәм башка халыклар җырларын пропагандалаганы өчен җырчы Тынычлыкны яклау буенча Совет комитетының мактау грамотасы белән бүләкләнә (1960). Ул, шулай ук, үзбәк, азәрбайҗан, каракалпак, башкорт җырларын башкара һәм тыңлаучылар күңелендә онытылмас эз калдыра. Аның репертуарында 200 дән артык халык җыры, татар композиторларының 500 дән артык әсәре, 17 чит телдә башкарган җырлар бар.

Ярты гасырдан күбрәк иҗат гомере дәвамында җырчы Татарстан, Башкортостан һәм Себер нефтьчеләре, КамАЗ төзүчеләре каршында концертлар куя, республиканың барлык авыл, район һәм шәһәр клубларында, Россиянең һәм Советлар Союзының бик күп калаларында, союздаш республикаларда, чит илләрдә – Кытайда, Чехословакиядә, Венгриядә гастрольләрдә була. Тамашачы аны һәрчак көчле алкышларга күмә. Җырчы иҗатының соңгы (1990-2000) елларында да Россиянең бик күп шәһәрләрендә гастрольләрдә була.

Музыкант-аккомпаниаторлары:
«Казан утлары» инструменталь ансамбле артистлары – талантлы музыкантлар: Вадим Венедиктов (ансамбльнең музыка җитәкчесе, гитара, рояль), Юсыф Вәлитов (бас-гитара, контрабас), Николай Вележинский (бас-гитара), Геннадий Кляузов (ансамбльнең музыка җитәкчесе, ритм-гитара), Алексей Черкасов (саксофон), Рим Кәлимуллин (кларнет), Игорь Иванов (саксофон), Рафик Аганов (рояль), Наил Хәсәнов (бәрмә уен кораллары), Кәрим Габидуллин (ансамбльнең музыка җитәкчесе, соло-гитара, синтезатор), Виталий Самойлов (бәрмә уен кораллары), Анатолий Ведерников (бас-гитара), Геннадий Евстегнеев (бәрмә уен кораллары), Игорь Иванов (саксофон); танылган баянчылар: Мохтар Әхмәдиев, Зиннур Гыйбадуллин, Илдар Җаббаров, Рифкат Гомәров, Фәнис Гыйльметдинов, Хәйдәр Сафин, Ринат Сибгатуллин, Ганс Сәйфуллин, Рамил Курамшин, Кирам Сатиев һәм башкалар озак еллар Әлфия Авзалованың аккомпаниаторлары булалар.

Мәңгеләштерү
2003 елда Казан шәһәренең Бауман урамында «Йолдызлар аллеясы» ачыла, анда Әлфия Авзалова исеме язылган гранит плитә урнаштырыла.

2009 елда җырчының тормышы һәм иҗаты турында «Моң патшабикәсе» дигән («Царица песни») документаль фильм төшерелә, сценарий авторы – Р.Батулла.

2015 елда Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында Әлфия Авзалова хөрмәтенә легендар җырчының үзе катнашында исемле чыршы утыртыла.
   
2018 елның октябрендә Әлфия Авзалова фонды тарафыннан Казанда Әлфия Авзалова исемендәге беренче халыкара фестиваль-конкурс үткәрелә. Анда Татарстаннан һәм Россиядән 500, АКШ, Кытай, Индия, Мисыр, Үзбәкстан кебек чит илләрдән 40 кеше катнаша, гала-концерты «Пирамида» концерт залында уза.

2018 елның 16 августында Мәскәүдә Татарстан мәдәнияты көннәре уңаеннан, Асадуллаев йортында Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт уздырыла.

2019 елның 21 февралендә Казан Ратушасында «Әлфия Авзалова» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелә.

2019 елда Казанның Киров районындагы «Салават күпере» торак комплексындагы һәм Татарстанның Актаныш районындагы яңа урамга Әлфия Авзалова исеме бирелә.

2019 елда Хөкүмәтебез һәм Татар дәүләт филармониясе тарафыннан Әлфия Авзалова яшәгән йорт (Т.Миңнуллин урамы, 8А йорт) диварына аның истәлегенә мемориаль такта эленә, каберенә һәйкәл куела (авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин).
2019 елда Актанышта интернат-гимназиядә Әлфия Авзаловага багышланган интерактив музей, 2020 елда Әлфия Авзалова һәйкәле ачыла. (авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин).

Әдәбият (Ә. Авзаловага багышланган китаплар, альбомнар):
1. «Үзем турында». Авторы – Әлфия Авзалова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995.
«О себе» (на татарском языке). Автор – Альфия Авзалова. – Казань: Татарское книжное издательство, 1995
2. Әлфия Авзалова: истәлекләр, әңгәмәләр, мәкаләләр. Төзүчесе – Рабит Батулла. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
Альфия Авзалова: воспоминания, интервью, статьи (на татарском языке). Составитель – Рабит Батулла. – Казань: Татарское книжное издательство, 2007
3. Әлфия Авзалова: истәлекләр (фотолар, ноталар, mp3 форматындагы диск белән, (100 җыр). Төзүчесе – Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова. – Казан: «Халкыбыз мирасы» нәшрияты, 2019.
Альфия Авзалова: воспоминания (на татарском языке, фото, ноты, прилагается mp3-диск, из100 песен). Составитель – З. Нигъмедзянова-Авзалова. – Казань: Издательство «Халкыбыз мирасы», 2019.
4. Биография и творческий путь Альфии Авзаловны Авзаловой (книга на русском и английском языках). Составитель: Зульфия Авзалова Нигмедзянова.– Казань: Издательство, 2020

Грампластинкалар:
1. Альфия Авзалова. Татарские народные песни: «Гөлҗамал», «Әйтче, дөресен», «Яшь наратлар», «Авыл көе», «Болын», «Кичке уен», «Тәнәкәй» (башкирская народная песня). Р.Гумеров (баян).
2. Поет Альфия Авзалова. Татарские народные песни. Р.Гумеров (баян).
3. Поет Альфия Авзалова. Татарские и башкирские народные песни. Р.Гумеров (баян). 1972 год.
4. Поет Альфия Авзалова. «Безнең күңелләр» (Л.Айтуганов – сл.нар.), «Язгы җыр» (З.Гибадуллин – Г.Зайнашева), «Күл буена килсәң иде» (З.Гибадуллин – Г.Зайнашева), «Төнбоек» (Л.Айтуганов – И.Юзеев), «Күңелләрем сине эзли» (Ф.Ахмадеев-сл.нар.). З.Гибадуллин (баян), «Идел кызы» (АКлючарев – Г.Зайнашева), казахские народные песни, индийские народные песни. Инструментальный ансамбль п/у В.Венедиктова.
5. Альфия Авзалова. «Идел кызы» (А.Ключарев – Г.Зайнашева), «Кайтам инде» (С.Садыкова–И.Юзеев). Инструментальный ансамбль п/у. В.Венедиктова.
6. Альфия Авзалова. «Язгы җыр» (З.Гибадуллин – Г.Зайнашева), «Күл буена килсәң иде» (З.Гибадуллин и И.Якубов – Г.Зайнашева). З. Гибадуллин (баян)
7. Альфия Авзалова. «Бәхет кошым» (З. Гибадуллин – Г. Зайнашева), «Төнбоек» (Л.Айтуганов – И.Юзиев). З. Гибадуллин (баян).
8. Альфия Авзалова. «Өзелә бит үзәгем» (Р.Ибрагимова, сл.нар.), «Хатфа» (татарская народная песня). Р.Гумеров (баян).

Дискография:
Музыкальный Альбом «Альфия Авзалова» (включающий два диска и книгу: 100 песен Альфии Авзаловой МР4 CD и DVD), 2018 г.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз