Аганов Рафыйк Вартан улы

1953 нче елның 16 нчы гыйнварында Молдавиянең Бендеры шәһәрендә туа. 2012 нче елның 30 нчы августында Казан шәһәрендә вафат була. Татар зиратында җирләнгән.

Амплуа: музыкант, аранжировкалау остасы

1975 нче елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый һәм Казан физика-техник институтында эшли башлый. 1984 нче елда Татар дәүләт филармониясенә Әлфия Авзалова концерт төркеменә музыкант-пианист булып килә. 1991 нче елда «Болгар» ансамбленә күчә. Озак еллар Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәлаховларның концерт төркемнәрендә эшли.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз