Ахманов Ренольд Павлович

4.12.1937 – 25.12.1998 гг.

Амплуа: җырчы

Р. П. Ахманов үзенең эшчәнлеген 1961 елда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә башлап җибәрә. Башта биш ел буе ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солист була. Татар телен камил белү, татар милли җыр сәнгатен тоемлау, табигатьтән бирелгән музыкаль сәләте җырчыга ансамбльнең концерт эшчәнлегендә актив катнашырга мөмкинлек бирәләр. Р. Ахманов ансамбльнең илебез буйлап оештырылган концертларында еш катнаша.
Ахманов Р.П филармониянең эстрада бүлегендә эшләгәндә (1964-1967 еллар) дә  репертуарны уңышлы сайлавы, эстрада әсәрләрен җиңел башкаруы, җырның стилен дөрес тоемлавы белән аерылып тора. Берүк вакытта ул Казан музыка училищесында (К. З. Щербинина классы) укый. Ике ел дәвамында Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегендә (З. Г. Хисмәтуллина классы) белем ала.
Әле Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләү елларында ук Р. Ахманов филармониянең әдәби-музыкаль лекторий  концертларына чакырыла торган була. Соңрак  югары профессиональ белемгә ия булгач, ул бу бүлеккә җырчы-солист булып күчә һәм 1993 нче елга кадәр эшли. Нәкь менә биредә аның табигатьтән бирелгән күп жанрлы югары башкару осталыгы ачыла, ныгый.
Нинди генә аудитория каршында чыгыш ясамасын, Р. Ахманов һәрвакыт башкарылачак әсәрләренә җитди карый, аның музыкаль эчтәлегенә,  тирәнлегенә игътибар итә. Югары музыкаль һәм эмоциональ итеп  башкару осталыгына ия булган җырчының репертуарында рус, татар һәм чит ил композиторларының классик әсәрләре, халык көйләре  өстенлек итте.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз