Алиев Сәгыйть Измаил улы

31.05.1907, Томск - 12.02.1995, Казан

Амплуа: музыкант

Мактаулы исеме: Бөек Ватан сугышы ветераны. «Ватан сугышы» ордены, «Сугышчан батырлыклар өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алу өчен» һәм бик күп юбилей медальләре иясе.

Татар һәм рус композиторларының әсәрләрен беренчеләрдән булып электрогитарада башкарган, гавай гитарасында, скрипкада, мандолинада уйнаган, татар сәнгатен актив пропагандалаган музыкант.
Сәгыйть Алиев 1928 елда берьюлы Томск татар педагогика техникумын һәм Томск музыка техникумын тәмамлый һәм эшкә Новосибирск шәһәренә юллама ала. Анда 1928-1931 елларда 6 номерлы татар мәктәбендә музыка укыта. Бер сезон Новосибирск өлкә Татар күчмә театрында музыка җитәкчесе  булып эшли. 1932 елда театр ябыла һәм Сәгыйть Алиев «Азат Себер» газетасына җаваплы сәркатип булып эшкә күчә. Анда ике елдан артык эшли. 1934-1935 елларда Караганда өлкәсе Татар драма театрында музыка җитәкчесе, 1935-1937 елларда Новосибирск радиосында музыкаль мөхәррир һәм тапшырулар оештыручы, 1937 елда Томск татар педагогика училищесында хор һәм башка музыка түгәрәкләрен җитәкли.
       1937-1940 елларда Сәгыйть Алиев  Казанда Татар радио комитетында музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәррире була, 1940-1941 елларда «Уку ударнигы» газетасында  эшли.
1941 елда Сәгыйть Алиевны Татар дәүләт филармониясенә Халык уен кораллары оркестрына эшкә алалар. Ул елда Филармония Мәскәүдә узачак татар сәнгате декадасына әзерләнә. Ләкин С. Алиевны фронтка җибәрәләр, декадага бару аңа насыйп булмый. Сугыштан соң ул  Оркестрга думбрачылар төркеме концертмейстеры булып кире кайта, бер үк вакытта эстрада бүлегендә солист була. С. Алиев филармониядә 1988 елга кадәр эшли.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз