Альмеев Усман Гафият улы

24.04.1915, Татарстанның Зөя өязе Яшел Үзән районы Акъегет авылы - 14.04.2011, Казан

Амплуа: опера һәм эстрада җырчысы

Мактаулы исеме: ТАССРның халык артисты (1957), «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе

Биш яшендә әти-әнисен югалтып, Зөя каласындагы ятимнәр йортында тәрбияләнә. Кечкенәдән үк бик тырыш була Усман, табигатьтән бирелгән үзенчәлекле тавышын үстерүгә куйган тырышлыгы  егетне тамашачы мәхәббәтен казанган профессиональ җырчыга кадәр үстерә.
1932-1935 елларда  Татар сәнгать техникумында,1935-1938 елларда  Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Татар опера студиясендә укый. Укуын тәмамлап кайтып, Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән 20 ел дәвердә (1938-1958)  тарихка алтын юллар белән язылып калырлык онытылмас партияләр башкара: Н.Җиһанов - «Алтынчәч» (Урмай һәм Җик Мәргән), «Намус» һәм «Җәлил» опералары, Х.Вәлиуллин - «Самат»  операсы (Самат), С.Сәйдәшев - «Наемщик» музыкаль драмасы (Имангол), Җ.Фәйзи - «Башмагым» музыкаль комедиясе (Галимҗан), Д.Кабалевский - «Тарас гаиләсе» спектакле (Андрей), У.Гадҗибәков - «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе (Әскәр), Җ.Фәйзи - «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясе (Хуҗа Насретдин) һ.б. Татар дәүләт опера һәм балет театрына нигез салыну һәм  үсеш еллары  да Усман Альмеев исеме белән бәйле.
Сугыш елларында  Татарстан радиосы аша сугышчыларны   җиңүгә рухландырган  “Шауласыннар яшел урманнар”, “Җиңеп кайт”, “Очучылар җыры”, “Сугышчы җыры”, “Тормыш җыры” һәм башка  патриотик җырларын башкаручы да Усман Альмеев була.
1958-1968 елларда җырчы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  солист була. Гаҗәеп көчле тавышы, ачык йөзе, сәхнәдә үз-үзен тотышы, бетмәс - төкәнмәс оптимизмы һәм тормышны яратуы белән  тамашачыны таң калдырып иҗат итә ул...
Гомеренең соңгы елларында да сәхнә аксакалы  яшьләргә хас иҗат дәрте белән янып, илһамланып яши. Озак еллар буе Татарстан театр әһелләре берлегенең ветераннар советы рәисе була.
2010 елның 18 маенда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе  сәхнәсендә  Усман Альмеевның   95 яшьлек юбилее зурлап уздырыла.
2011 елның 14 апрелендә зур җырчы бакыйлыкка күчә.  Аны Казанның Яңа бистәдәге татар зыяратына җирлиләр.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз