Гыйздәтуллина Алсу Иншар кызы

1980 елның 13 апрелендә Казанда туган


Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2012)

2002  елда «Халык җырларын башкаручы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен  тәмамлый.
2000 елдан – Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты. Ансамбль тарафыннан төзелгән «Ак калфакның табылган чагы...»  (2004),  «Шүрәлесе Шүрәле дә, син концертны күр әле» (2006), «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!» (2007), «Көй эзләү» (2008),  «Концерт - риваять»  (2010), «Дусларча…» (2011), «Онытырга мөмкин түгел» (2012), «Бергәләшеп» (2013), «Без – Илһамлы» (2014)  программаларында үзәк урыннарның берсен алып тора.
Алсу Гыйздәтуллина башкаруындагы «Ак бүрек», «Җаныем-Җаныем», «Чайкалалар көймәләр»,  «Кунак җыры», «Гомерләр узып бара» җырлары гаҗәеп аһәңгә ия. «Чабата», «Вакка басу», «Кетеки», «Кырым кызы», «Кубызлы бию» композицияләрендә артистның таланты, сәхнә сөйкемлелеге тагын да ныграк ачыла. Алсу  ятаган, татар думбырасы кебек сирәк очрый торган музыка уен коралларын  да үзләштергән артист.
Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән Россия (Әстерхан, Ижау, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Тольятти, Ульяновск, Усинск) шәһәрләрендә,  якын һәм ерак чит илләрдә (Австрия, Германия, Литва, Украина, Польша, Төркия, Финляндия, Голландия, Тунис, Монголия,  Оман Солтанлыгы,  Франция,  Чехия, Төркмәнстан, Судан, Италия һ.б.) чыгышлар ясый.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз