Апакова (Сафиуллина) Лилия Ренад кызы

13.06.1973, Казан шәһәрендә туган

Амплуа: Татарстан Републикасы дәүләт халык музыка кораллары оркестрының музыка белгече

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2007)

Л.Апакова күп еллар Татарстан композиторлар берлеге белән хезмәттәшлек итә. Музыка белгече  буларак  композиторлар Ф.Яруллин, Ф.Әхмәтов, Р.Яхин, Р.Еникеев, Р.Кәлимуллин, А.Луппов һәм башка бик күпләрнең юбилей концертлары музыка белгече Лилия Апакова тарафыннан тәкъдим ителгән.
Халыкара “Филармониада” фестивале, Бөтенроссия “Народные мелодии” конкурс-фестивале, Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фольклор фестивале, “Европа-Азия” халыкара заманча музыка фестивале, кыллы уен коралларында уйнаучыларның Бөтенроссия фестивале, “Балкыш” фестивале – болар Лилия Апакова алып барган чараларның  бер өлеше генә.        
Дәүләт дәрәҗәсендә узучы “Республика һәм  шәһәр көннәре”, “Сабантуй”, “Рус теле көне”, ”Җиңү көне”, “Россия каһарманы көне”, “Бердәмлек көне”,”Сәйдәшстанга сәяхәт” бәйрәм чараларын алып бару да еш кына Апаковага ышанып тапшырыла. 2013 нче елда Татарстан Президентының  Бөтендөнья татар конгрессы кунакларын каршы алу программасы һәм 27 нче Универсиада уеннарына килгән кунакларны каршы алу тантаналарын алып баручы да Лилия Апакова булды.    
Татар филармониясендә эшләүдән тыш, Лилия Ренад кызы Апакова Казан консерваториясендә татар музыкасы тарихы буенча лекцияләр укый. Хәзерге көндә Мәгариф хезмәткәрләре йорты белән хезмәттәшлек итә һәм “Укытучы көне”, “Ел укытучысы”, “Укытучылыкка багышлау” кебек бәйрәмнәр алып бара.
Фотогалереяне карау
1997 елда Казан дәүләт консерваториясенең “лектор-музыка белгече” бүлеген тәмамлаган.
1996 елда Татар дәүләт филармониясенең опера-камера бүлегендә лектор-музыка белгече булып эшли башлый. 2002 елдан – А. И. Шутиков җитәкчелегендәге дәүләт халык уен кораллары оркестрының әйдәп баручы лекторы.
Лилия Апакова югары дәрәҗәдәге музыка белеменә ия, киң эрудицияле, импровизацион башкару таланты булган белгеч.Татар һәм рус телләрендә камил әдәби телдә  сөйләшүе барәбәренә Л. Апакова концертларны ике телдә дә бер дәрәҗәдә югары сыйфатлы алып бара. Филармониядә эшләү дәверендә артистка С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт  залы сәхнәсендә алып барган опера - камера бүлеге, халык уен кораллары оркестры катнашында узган, “Шәм яктысы астында музыка...”, “Күңел музыкасы”, “Яңа ел кичләре” орган музыкасы концертларын санап бетергесез. Л. Апакова Татарстан Республикасы дәүләт кыллы квартеты, “La Primavera” Казан дәүләт камера оркестры, “Яңа музыка” камера оркестры, Филармония джаз оркестры һәм “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Опера һәм камера музыкасы бүлеге белән Яр Чаллы,Әлмәт, Түбән Кама,Чистай, Минзәлә,Сарман, Алабуга шәһәрләрендә, Җәлил бистәсендә күп тапкырлар гастрольдә була; халык уен кораллары оркестрының Мәскәүнең П. Чайковский исемендәге концерт залында узган һәм Санкт-Петербург, Самара, Сембер,Уфа, Волгоград, Тольятти шәһәрләрендәге концертларын алып бара.
1996–2004 еллар аралыгында Л. Апакова Россиянең атаклы гитаристлары  В.Агабабов, Н.Комолятов, Е.Финкельштейн, А.Винницкий катнашында узган “Утравым – гитара” циклын, шулай ук И.Бриль, В.Кошубаев, “Терем-квартет”, “Модерн- дуэт”, ”Русская душа” халык ансамбле концертларын алып бара.
         1998 елдан Лилия Апакова Шаляпин исемендәге опера, Нуриев исемендәге балет фестивальләре спектакльләре, фестивальләрнең йомгаклау концертлары алдыннан кереш сүз белән чыгыш ясаучы лектор да.  
2003, 2004 елларда Апакова В. Ганиева, Р.Идрисов, К.Хәйретдинова, М.Казаков, Казан артиллерия хәрби университетының 60 еллыгына багышланган, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты коллективларының  юбилейларына багышланган концертларны алып бара. Артистканың иҗади багажында М.Плетнев һәм В.Спиваков җитәкчелегендәге Россия симфоник оркестры, “Виртуозы Москвы” камера оркестры концертлары да бар.
        2010 – 2011 елларда Лилия Апакова  Нәҗиб Җиһанов музей-фатирында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Композиторның 100 еллык юбилеена багышланган чараларны әзерләүдә һәм алып баруда катнаша.
Лилия Апакова  2000 елда музыка мәктәпләре һәм училищелары укучылары өчен татар телендә чыгарылган “Татар  музыка әдәбияте” дәреслеге авторы һәм  2007 елда чыккан “Татарская государственная филармония имени Г.Тукая” китабының автордашы.  “Республика Татарстан”, “Шәһри Казан” газеталарында, “Сөембикә”, “Казан” журналларында  чыккан мәкаләләр авторы . “Яңа гасыр” телеканалында баручы “Мәдәният дөньясы” тапшыруында һәрчак көтелгән кунак.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз