Арсланов Айрат Гәрәй улы

10.04.1928, Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылы - 23.04.2010, Казан шәһәре

Амплуа: нәфис сүз остасы

Мактаулы исеме: Татарстанның (1974) һәм Россиянең (1981) халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1969), “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены (1971) иясе

    Айрат Арсланов – сөйләм жанрында күренекле нәфис сүз остасы, танылган артист. Дистәләгән еллар дәвамында ул бу жанр буенча Мәскәүнең үзәк концерт мәйданнарында, Санкт-Петербург, илебезнең башка шәһәрләрендә һәм чит илдә дә уңышлы рәвештә эшләп килде.
Кырык елдан артык Айрат Арслановның тавышы эстрада, радио һәм телевидение аша тыңлаучыларга татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әсәрләрен җиткерә.
Айрат Арсланов Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”н, Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм поэмаларын,  Гаяз Исхакыйның, Хади Такташның, Хәсән Туфанның, Сибгать Хәкимнең һәм күп кенә авторларның әсәрләрен дискка яздырган беренче нәфис сүз остасы була. Аның иҗади образы бигрәк тә гражданлык лирикасында ачык чагыла. Аның иң көчле һәм популяр әдәби-музыкаль композицияләре булып “Герой шагыйрь Муса Җәлил”, “Татар совет поэзиясе”,  “Туган ягым - Татарстан”   саналалар. Радио һәм телевидениенең Алтын фондында Айрат Арслановның татар һәм рус телендә башкарган татар әдәбияты әсәрләре саклана.
Фотогалереяне карау
          1949 елда Айрат Арсланов Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлеген, 1967 елда А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театраль сәнгать институтының актерлык факультетын тәмамлый.
          Үзенең хезмәт эшчәнлеген ул 1949 елда Татар радиомәгълүмат комитеты дикторы буларак башлап җибәрә. 1956 елдан алып 1960 елга кадәр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драма артисты булып эшли. Театрда эшләү чорында Айрат Арсланов күп кенә татар, рус һәм чит ил драматургларының пьесаларында кабатланмас образлар тудыра.
          1961 елдан алып 1965 елга кадәр ул телевидениедә диктор булып эшли. Ләкин үз осталыгын тагын да камилләштерү теләге артистны зур концерт эшчәнлегенә китерә. 1965 елда  Айрат Арсланов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты булып эшли башлый. Ул Татарстанның һәм Россиянең барлык төбәкләрендә һәм төрле чит илләрдә (Финляндия, Польша, Венгрия, Чехословакияга) чыгыш ясый. 1991 елдан филармониянең халык коллективлары бүлеге режиссеры вазыйфасын да алып бара.
          Айрат Арсланов башкаруында Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка бик күп әдипләрнең үлемсез әсәрләре Татарстан телевидениесенең алтын фондында сакланалар.  
2013 елда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә  Айрат Арслановның тууына 85 ел тулу уңаеннан  искә алу кичәсе уздырылды. 2014 елда аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, ул яшәгән йорт диварына мемориаль такта эленде. 2015 елның апрель аенда филармониянең «Илһамият» сәхнә ветераннары катнашында апрель аенда туган һәм вафат булган өч зур шәхескә – Габдулла Тукайга, Усман Әлмиевкә һәм Айрат Арслановка багышлап ретро-концерт, Мәрҗәни мәчетендә аларның рухына атап Корьән ашы үткәрелде.  

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз