Айдаров Җәүдәт Кәрамәтулла улы

31.12.1918, Пермь шәһәре – 18.11.2000, Казан, Балтач районының Түнтәр авылында җирләнә

Амплуа: музыкант, дирижёр, педагог

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985). 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә

Узган гасырның егерменче елларында әти-әнисе репрессияләнгәннән соң, Җәүдәт Ташкент шәһәрендә балалар йортында тәрбияләнә. Бик иртә музыкаль сәләте ачыла, күп төрле музыка коралларында уйный. Кызыл Армиядә хезмәт иткәндә аны музыка взводына алалар, ул быргычы була, бәрмә инструментларда уйнарга өйрәнә. Армия хезмәтеннән соң Ленинградка килә, М. Мусоргский исемендәге музыка училищесын тәмамлый. Сугыш алды елларында Ташкент, Горький, Киев шәһәрләренең опера һәм балет театрлары оркестрларында уйный. Катлаулы конкурс үтеп, С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театрының атаклы К. Элиасберг җитәкчелек иткән симфоник оркестрына алына (1937-1940).

1940-1943 нче елларда Ленинград хәрби округының үрнәк оркестрында уйный. Башыннан ахырына кадәр Ленинград камалышын кичерә. 1942 нче елның 9 нчы августында Ленинград филармониясенең зур залында Д. Шостаковичның 7 нче симфониясен («Ленинград симфониясе», «Героик симфония» дип тә атыйлар) беренче башкаруда катнаша. 1943-1946 нче елларда Ленинград радиокомитетының зур симфоник оркестры артисты (бәрмә уен коралларында уйнаучы).
1951 нче елда Җ.Айдаров Ленинград консерваториясенең дирижерлык бүлеген тәмамлый. Бер үк вакытта опера һәм балет театрының, филармониянең, Ленинград радиосының симфоник оркестрларында эшли. 1951 нче елдан - Чита радиокомитетының халык уен кораллары оркестры дирижёры. 1954-1958 нче елларда Ижор заводының (Ленинград) хор капелласы сәнгать җитәкчесе. 1958-1959 нчы елларда Карелия «Кантеле» ансамбле хормейстеры.
1959 – 1965 нче елларда Җ. Айдаров Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен җитәкли. 1963-1975 нче елларда - Казан консерваториясенең халык уен кораллары кафедрасы укытучысы, бер үк вакытта, 1969-1973 нче елларда, Казан консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбе директоры вазифасын башкара. 1975-1996 нчы елларда - Казан музыка училищесының халык уен кораллары бүлеге укытучысы.


Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз