Бәдретдинов Нәҗип Нәҗметдин улы

1952 елның 15 апрелендә ТАССРның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа

Амплуа: аккомпаниатор-концертмейстер

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты

Әтисе оста гармунчы була, әнисе гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Аларның җыр-моңга булган мәхәббәте Нәҗиптә дә музыка сәнгатенә карата кызыксыну уята, ул кечкенәдән гармунда уйный башлый. Мәктәптә уку елларында ук концертларда гармунчы буларак кына түгел, аккомпаниатор буларак та таныла. 16 яшеннән Саба район мәдәният йортында баянчы булып эшли башлый.
Фотогалереяне карау
1975 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына укырга керә. Студент елларында да мәдәният сарайларында эшләвен дәвам итә.

Нәҗип Бәдретдинов татар халык иҗаты белән дә кызыксына. Әле институтта уку елларында ук фольклор экспедицияләрдә катнашып, Себер татарларының җырларын өйрәнеп, аларны эшкәртүгә өлешен кертә.

Укуын тәмамлагач Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториендә концертмейстер булып эшли башлый. Филармониянең музыка сәнгатен пропагандалаучы әлеге бүлегендә ун елдан артык хезмәт итү музыкантка зур профессиональ чыныгу бирә. 1987 елда ул үз иҗатын филармониянең эстрада бүлегендә дәвам итә. Бу елларда Нәҗипкә төрле төркемнәрдә оештыручы, музыкаль җитәкче буларак та эшләргә туры килә. 1992 елда «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була.

2000 елда Татарстан телевидениесендә «Җырлыйк әле» дигән тапшыру ачып җибәрә. Халык иҗатына нигезләнгән бу проект тиз арада зур популярлык яулый һәм аны даими чыгарып тору өчен автор Бәдретдинов күп көч куя.

Татар тамашачысы аны автор буларак та белә. 2000 елда аның  җырлары тупланган «Гармунчы егет» исемле DVD-дискы дөнья күрде.

Бүгенге көндә дә Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов иҗатта, филармониянең сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы эшчәнлегендә, республика күләмендә үтә торган мәдәни чараларда актив катнаша.  

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз