Бәдретдинова (Вәлиева) Гөлчирә Равил кызы

17.04.1957, Татарстанның Арча районы

Амплуа: музыкант, концерт гармуннарында уйнаучы

1978 елда югары уку йортын уңышлы тәмамлаган яшь белгеч, Казанның 35нче татар мәктәбенә җыр укытучысы булып эшләргә юллама ала. Биредә ул җыр дәресләре бирү белән беррәттән хор, вокаль  ансамбльләр оештырып җибәрә. Гөлчирә Бәдретдинова җитәкләгән иҗат коллективының башкару осталыгы көннән-көн камилләшә, бик күп танылган композиторлар балалар өчен иҗат ителгән җырларын әлеге мәктәп ансамбле башкаруында яңгыравын телиләр. Ул концертларның язмалары бүгенге көндә дә Татарстан радиосы фондында саклана. Гөлчирә Бәдретдинованың күпкырлы  иҗади хезмәте игътибардан читтә калмый, 1989 елда аңа “Россиянең мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исем бирелә.

             1992 елда Гөлчирә Бәдретдинова Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә эшли башлый. Солист һәм аккомпаниатор буларак ул Асаф Вәлиев, Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов иҗат төркемнәрендә республикабыз шәһәрләрендә, авылларында, читтә яшәүче милләттәшләребез алдында чыгыш ясый, музыкаль традицияләребезне пропагандалый.

              2002 елдан Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә административ вазыйфаларда хезмәт куя.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз