Бәдретдинова (Вәлиева) Әлифә Бикмөхәммәт кызы
1955 елның 25 февралендә Әгерҗе районының Биктау авылында туган
Амплуа: нәфис сүз остасы
1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар филармониясендә эшли башлый. 1981 елдан 1999 елга кадәр эшләү дәверендә Ә. Вәлиева Илһам Шакиров, Флюра Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, Җәвәһирә Сәлахова, Хәмдүнә Тимергалиева концертларын алып бара. Егерме ел Әлфия Авзалова төркемендә конферансье була.
Артистның репертуарын Л. Шагыйрьҗан, Ф. Сафин, Г. Зәйнәшева, Н. Акмал әсәрләре тәшкил итә. Аның башкаруында Лена Шагыйрьҗанның «Лирик поэма» әсәре тамашачылар арасында аеруча популярлык казана. Артист әсәрне тальян гармунда үзе уйнаган татар көйләре белән үрелдереп, театрлаштырып башкара.