Бәхтиярова Чулпан Нәкыйп кызы

06.11.1926 – 18.12.2013

Амплуа: музыка белгече

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты

Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучыларның беренче төркеме арасында музыка белгече Чулпан Нәкыйп кызы Бәхтиярова да була. Аның фәнни хезмәтләре татар музыка фәне үсешенә зур өлеш кертә. Ул 1953-1958 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә әдәби-музыкаль лекторийның сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара. Хезмәтләрендә бик күп татар композиторлары иҗатында төрле яссылыктагы милли традицияләрне җентекләп тикшерү һәм яктырту белән беррәттән, ул – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең тарихын чагылдырган, коллективның программаларына, репертуарына, күренекле шәхесләренә кагылышлы бик күп язмалар авторы да. Чулпан Нәкыйповна Башкортстан һәм Татарстан радиосы аркылы ансамбльнең иҗади йөзен пропагандалаган  бихисап тапшырулар оештырган музыка белгече. Филармониянең сәнгать шурасында да актив катнаша.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз