Балтанов Булат Лотфулла улы

07.02.1935, ТАССРның Краснобор (хәзерге Әгерҗе) районы Балтач авылы

Амплуа: җырчы

Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын, Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (1964) тәмамлый.

Ул студент елларында ук Татар дәүләт опера һәм балет театрының мәшһүр артистлар Фәхри Насретдинов, Венера Шәрипова, Идеал Ишбүләков, Рәйсә Билалова, Зөләйха Хисмәтуллина һ.б. ның концерт бригадаларында республикабыз районнарында чыгышлар ясап сәхнә тәҗрибәсе ала.

1969-1985 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә җырчы-солист булып эшли, 1985-1997 елларда администратор вазифасын башкара. Филармонидә эшләү елларында ул күренекле сәхнә осталары Әлфия Афзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Габдулла Рәхимкулов һ.б. белән бер сәхнәдә чыгыш ясый.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз