Басыйров Камил Шакир улы

31.12.1924 – 10.09.1999 еллар

Амплуа: солист –вокалист

Бөек Ватан сугышы ветераны.

1953 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый.

К.Ш.Басыйров  1944-1948 елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында  хор артисты булып эшли. Шулай ук  төрле операларда зур булмаган тенор тавышлы партияләрне дә башкара.

Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, ул Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә җырчы булып эшли башлый. 1954 елда Бөтенсоюз җыр конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясап,  икенче турга үтә.

Филармониядә эшләү елларында  К. Басыйров рус, татар һәм чит ил композиторларының әсәрләреннән торган бик күп концерт программалары белән Татарстан һәм Россия шәһәрләре буйлап чыгышлар ясый. Биредә 1976 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыга.    
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз