Басыйрова Зифа Җәмил кызы

04.07.1910 ТАССРның Мөслим районы, Мөслим авылы - 07.02.1979, Казан шәһәре

Амплуа: актриса, җырчы

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган артисты (1950), ике тапкыр «Мактау билгесе» ордены һәм төрле медальләр белән бүләкләнә

Яшьтән ятим кала, үзешчән сәнгатьтән профессиональ сәнгатькә килә.  Казан театр техникумын тәмамлый, озак еллар Татар дәүләт академия театрында артистка булып эшли. Театрда музыкаль драмаларда башкарган җырлы рольләре аны халыкның яраткан артисткасына әверелдерә һәм халык мәхәббәте, җырга булган мәхәббәте аны эстрадага китерә. Махсус музыкаль белеме булмаса да, халык җырларының нечкәлеген яхшы белү, үз өстендә туктаусыз эшләве, тырышлыгы һәм таланты аңа профессиональ җырчы булып җитешергә ярдәм итә.
Фотогалереяне карау
Шулай итеп, музыкаль драмаларда башкарган җырлары халык мәхәббәтен яулаганнан соң,  1936 елда ул җырчы буларак эстрада сәхнәсендә җырлый башлый һәм 1940 елга инде халык җырларын башкару остасы буларак таныла.

Баянчы Рокыя Ибраһимова белән берлектә алар эстрадада халык җырларын баянга башкаручы ансамбль оештыралар. Шул рәвешле, алар күп кенә татар халык җырларын татар эстрадасында беренче башкаручы булдылар.

1936 елдан 1956 елга кадәр Зифа Басыйрова Татар дәүләт академия театрында актриса буларак төрле образларны гәүдәләндерә.

1956 елдан ул Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә күчә һәм 1976 елга кадәр җырчы булып халкыбызга хезмәт итә.

Шул дәвер эчендә Зифа Басыйрова - татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсенә әверелә. Матур, җан җылымлы тавышы, үзенчәлекле башкару алымы һәм осталыгы, тирән эчтәлекле, ныклап уйланылган репертуары җырчы Зифа Басыйрованы республикабызда гына түгел, аннан читтә, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә таныта.

Автор – җыйнаучы Илсөяр Шиһапова

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз