Бикбаев Раил Рәүф улы

05.10.1957, ТАССРның Арча районы, Поник Пүчинкәсе авылы

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2007)

Р. Бикбаев 1983 елда Казан музыка училищесын (“Академик ансамбль һәм хор артисты” дигән  белгечлек белән) тәмамлагач,  Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эшкә чакырыла. Филармониянең эстрада бүлегендә ул  Татарстанның күренекле сәхнә осталары Вафирә Гыйззәтуллина, Хәмдүнә Тимергалиева һ.б.лар белән бергә эшли башлап, үзенә иҗади чыныгу ала, тәҗрибә туплый. Соңрак үзенең концерт бригадасын туплап илебезнең төрле почмакларыда чыгыш ясый.

Аның репертуарында татар халык җырлары, татар һәм башкорт композиторларының әсәрләре төп урынны били. Үзе дә лирик җырлар иҗат итеп, сәхнәдән башкара. Р. Бикбаев Татар дәүләт  филармониясендә 1992 елга кадәр эшли.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз