Биккинин Фәйзи (Фәйзерахман) Бикмөхәммәт улы

01.10.1898, Казан шәһәре – 29.03.1968, шунда ук

Амплуа: халык музыка уен коралларында уйнау остасы (гармун, скрипка)

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1963)

1915 елдан эстрадада (татар “Сәйяр” драма труппасының инструменталь ансамблендә) скрипкачы һәм концерт гармуннарында уйнаучы буларак чыгышлар ясый. 1918 елда С.Сәйдәшев белән бергә Буа шәһәрендә театр-музыка студиясен оештыруда катнаша. 1930-1937 елларда Татар радиосында, 1937-1963 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли. Төрле конструкцияле гармуннарда виртуоз уйнау сәләтенә ия була. Репертуарында татар халкының борынгы “Әллүки”, “Кара урман”, “Уел”, “Тәфтиләү” көйләре, татар композиторлары әсәрләре, төрле халыкларның көйләре һәм биюләре керә. Уфа, Ташкент, Алма-Ата һ.б. шәһәрләрдә гастрольләрдә була.

Бөек Ватан сугышы елларында концерт бригадалары составында Балтыйк буенда, Польша, Германиядә чыгышлар ясый. Традицион татар музыка уен коралларында уйнау осталыгын камилләштерүгә зур өлеш кертә.

1991 елдан башлап  Фәйзи Биккинин исемендәге “Уйнагыз, гармуннар!” гармунчылар фестивале уздырыла.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз