Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы

12.10.1951, ТАССРның Чирмешән районы, Югары Чыгтай авылы

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты

1980 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, 1982-84 елларда Казан консерваториясендә З. Хисмәтуллина классында белем ала. 1975-81 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981-95 елларда Г. Тукай исемендәге  Татар дәүләт  филармониясе эстрада бүлегенең солист-вокалисты, 1995 елдан Казан шәһәр филармониясе солисты.

Җырчының репертуарында татар халык җырлары (шул исәптән Г. Тукай шигырьләренә) мөһим урын алып тора. И. Биктаһиров үз иҗатында, татар халык җырларының үзенчәлеген тирәннән аңлап, аларны башкаруда яңа алымнар эзли; аңа фольклор музыкасының бөтен нечкәлеген тоеп, халык лирикасын күпьяклап ачу сәләте хас. «Әллүки», «Зиләйлүк», «Туган тел», «Тәфтиләү», «Уйлану», «Хатлар язам» кебек күп кенә татар халык җырлары Биктаһиров башкаруында яңача яңгыраш ала, аеруча популярлык казана. И. Биктаһировның репертуарына шулай ук татар композиторлары С. Сәйдәшевнең «Уянсыннар кырлар» (Ә. Фәйзи шигыре), З. Хәбибуллинның «Айлы төн» (Ә. Ерикәй шигыре), Р. Яхинның «Җырларым» (М. Җәлил шигыре), С. Садыйкованың «Татарстан - минем Республикам» (Н. Дәүли шигыре), Л. Батыр-Болгариның «Ак яулыклы әнием» (Н. Касыймов шигыре), Р. Ахиярованың «Әй, җанаш» (Р. Харис шигыре) һ.б. җырлары керә. Җырчы үзбәк, таҗик, казакъ, төрекмән, гарәп, шулай ук рус җырларын да башкара.

И. Биктаһиров радио һәм телевидениедә еш чыгыш ясый («Татарстан» ДТРК фондында аның 50 данәдән артык язмасы бар), Идел буе, Урал, Себер шәһәрләрендә, Мәскәүдә, С.- Петербургта һәм чит илләрдә концертлар белән гастрольләрдә була.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз