Билалова (Фәрхетдинова) Зәйнәб Фазлытдин кызы

17.08.1967, Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе Кызыл тау поселогы


Мактаулы исеме: “Татар Жыры-91" конкурсы лауреаты, "ТЮРКО-ВИЗИОН-96" халыкара фестивале дипломанты, Татарстанның атказанган артисты (1999), Татарстанның халык артисты (2009)

1989 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать  институтын (Хор - дирижерлык бүлеге, “Хор коллективлары җитәкчесе” белгечлеге) тәмамалый.

1990-1992 елларда -  Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә  җырчы,1992-1995 елларда - “Казан” Милли мәдәни үзәге солисты, 1995-1996 елларда - Г. Камал театры каршындагы эстрада ансамбле солисты була.

1996 елдан бүгенге көнгә кадәр “АВАЗ” җыр студиясенең сәнгать җитәкчесе һәм солисты булып эшли. “Алкалар”, “Кайту”, “Сагындым” һ.б. үзе башкара торган җырларның авторы.

Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз