Булыгин Вениамин Николаевич

1969 елның 30 мартында Мари Республикасының Совет районы Шуй-Мучаш авылында туган

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры музыканты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты

1994 елда Казан дәүләт консерваториясенең «Инструменталь башкару» бүлеген (баян)  тәмамлаган.

1987-1992 елларда  В.И.Ленин исемендәге Мәдәният сараеның  Җыр һәм бию ансамблендә аккомпаниатор, 2000-2001 елларда «Казан» милли-мәдәни үзәгенең Халык уен кораллары оркестрында концертмейстер булып эшли. 2007 елдан – Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестрында беренче баян партияләрен алып баручы музыкант. Аның уен кимәле виртуозлык, авазның югары сыйфаты, ритмик сыгылмалык, музыка бормаларының төгәллеге белән аерылып тора. Вениамин Булыгин оркестрның үзенә генә хас башкару осталыгына ия булган,  уены белән залны «сихерләргә» сәләтле  үзенчәлекле солисты.

Артистның репертуарында Г.Шендеровның «Волжские картины» дип аталган баян өчен концерты, В.Семеновның «Донская рапсодия» әсәре, Коняевның «Концертная пьеса»сы,  «Утушка луговая», «Семеновна» рус халык җырлары, «Эрбет», «Әпипә», «Зәлидә» татар халык көйләре бар. Әлеге әсәрләр  бик еш Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестрының концертларында яңгырыйлар.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз